Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Мәмәт авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл куелган

Авылның яшәешен, төзеклеген, елъязмасын шунда туып-үскән, гомер иткән кешеләре булдыра.

 

 

Алар эчкерсез, чын күңелләре белән авыл дип, авылдашларым дип яшәүчеләр.

Мәмәт авылында туып, шунда гомер иткән Марат Азат улы Ситдыйков кыска гына гомерендә авылдашлары хәтерендә сакланырлык күркәм эшләр эшләргә өлгерде. Туган авылы тарихына караган күп материаллар туплап калдырды. Ул материаллар арасында авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә салынган һәйкәл, аның авторы турында да мәгълүмат бар. Маратның тормыш иптәше, үзе дә җәмәгать эшләрен актив алып баручы Ләлә Ситдыйкованың ярдәме белән әлеге язманы сезгә дә җиткерәбез.

Авыл саен шундый һәйкәлләр бар. Аны эшләүчеләр, ул эшне башлап йөрүчеләр турында сездә нинди мәгълүматлар саклана, шул хакта безнең редакциябезгә язып, башкаларны да таныштыру мөмкинлеге бар. Бу да Бөек Җиңүнең якты бер истәлеге.

Рәфкать Шаһиев

 

Мәмәт авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл - обелисктагы сыннарны ясаучы авылдашыбыз Нәҗип Ризатдин улы Шәрәфетдинов истәлегенә багышлана.

Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Ул бүгенгене яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Теге яки бу сорауга төгәл һәм дөрес җаваплар эзли. Безнең туган илебездә ерак та, якын да булган бай һәм кызыклы тарихы, истәлекле урыннары, һәйкәл булырдай корылмалары, биналары бар.

Һәйкәлләр... Кемнәр тарафыннан барлыкка китерелгән? Үзенең таш стеналарында нинди вакыйгаларның эзләрен калдырган?

Мәмәт авылы уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл тора. Һәр елны анда 9 Май көнне ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары катнашында тантаналы митинг үтә. Мәмәт авыл җирлеге җитәкчелегендә Мәдәният йорты, мәктәп, «Ландыш» балалар бакчасы, китапханә хезмәткәрләре көче белән концерт номерлары әзерләнә, «Үлемсез полк» акциясе оештырыла.

Мәмәт авыл советыннан Бөек Ватан сугышына 345 тән артык кеше киткән. Шуларның 171 е яу кырында башын салган, туган ягына әйләнеп кайтмаган. Аларның исемнәре һәйкәлгә зур хәрефләр белән язып куелган. (Бүгенге көндә бу исемлекләрне тулыландыру, үзгәртү эшләре дәвам итә).

Шушы һәйкәлне булдыруда Нәҗип абый Шәрәфетдиновның өлеше бик зур.

Нәҗип Ризатдин улы Шәрәфетдинов 1929 елның 2 сентябрендә Мәмәт авылында туган. 1936-1942 елларда Мәмәт җидееллык мәктәбендә укыган.

Сугыштан соң аны ташчы (плотник-каменщик) һөнәренә укырга җибәрәләр. 1950 елга кадәр Чупай карьерында таш кисүче булып эшли.

1950 елның сентябрендә Совет Армиясенә хезмәт итәргә алалар. Армиядә стрелок-снайпер булып хезмәт итә.

1953 елда солдат бурычын үтәп, туган ягына кайта һәм Чупай карьерында эшләвен дәвам итә.

1955 елда гаилә кора. Хатыны Фәимә белән Нәҗибә һәм Рәсимә исемле ике кыз үстерәләр. Шул ук елны Мәмәт авылының төзелеш бригадасында эшли башлый. Алар бригадалары белән сугыштан соңгы авылны төзекләндерү эшләрендә актив катнашалар. Нәҗип абый эштән соң, буш вакытларында, үз ихатасында таштан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Эшләрен бәяләп, Мәмәт авыл советы аңа Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелачак һәйкәлгә совет солдаты сынын ясау эшен йөкли.

Ул үзенең дә шундый зур теләге булуын белдерә һәм эшкә керешә. Хыялында йөрткән образларны таштан чокып, кисеп ясый. Берсе - кыю ир-егет, икенчесе - батыр хатын-кыз сыны.

Авылның ташчылар бригадасы белән берлектә Мәмәт авылында истәлек булып, сугыш кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә һәйкәл калкып чыга. 

Әйе, һәйкәл инде күп еллар сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызның истәлеген мәңгеләштереп торган. Вакыт үткән саен аның элеккеге матурлыгы югала. Һәйкәл тирәсен төзекләндерү, таш сыннарны яңарту ихтыяҗы туа. Бу изге эшкә бертуган Мисхәт һәм Ришат Садриевлар керешә. Язулар яңартыла, һәйкәл ныгытыла, сыннар матур төсләргә буяла.

Еллар үтү белән сугыштан исән кайткан ветераннар да бакыйлыкка күчтеләр. Аларның батырлыкларын истә тотып, оныклары 9 Май - Җиңү бәйрәме көнне бабаларының зурайтылган фотосурәтләрен тотып, урам әйләнәләр, һәйкәлгә чәчәкләр куялар. Бу «Үлемсез полк» акциясен Мәмәт мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы оештыра.

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик,

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

Ләлә Ситдыйкова

Мәмәт авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса