Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медаленә тыл хезмәтчәне - Әлмәт үзәк район хастаханәсе ветераны Евдокия Кошаева да ия булды

Сугышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәреп чыккан тыл хезмәтчәннәре - батырлык һәм фидакарьлек символы.

Без бүген әлеге хөрмәтле кешеләрне билгеләп үтәргә генә түгел, ә алар турында кайгыртырга, алар өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Җиңүнең 80 еллыгы - аларның хезмәтләрен искә төшерү һәм рәхмәтебезне белдерү өчен тагын бер мөмкинлек.

Хәзерге вакытта Әлмәт җирлегендә юбилей бүләкләре тапшыру тантаналары оешкан төстә дәвам итә. Шушы көннәрдә Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медаленә тыл хезмәтчәне - Әлмәт үзәк район хастаханәсе ветераны Евдокия Кошаева да ия булды. Истәлекле бүләкне хөрмәтле шәхескә район хастаханәсенең баш табибы Илдар Рәхимуллин үзе һәм ветераннар советы вәкилләре тапшырдылар.

Евдокия Григорьевнаның яшьлеге сугышның кырыс елларына туры килгән. Кыз яшьтәшләре белән бергә иртә таңнан торып кырда эшләгән, үз иленә ярдәм иткән.

Евдокия Кошаева 1931 елны Ямаш авылында күп балалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. 10 яшеннән башлап басуда эшли. Бөек Ватан сугышы башланган чорда ул «Победитель» колхозында хезмәт куя. Сугыштан соң яшь кыз белем алу теләге белән Кострома каласына юл ала. Биредә фабрикага тукучы булып эшкә урнаша һәм шушында ук 10 нчы сыйныфны тәмамлый. Мәктәпне бетергәннән соң Евдокия туган якларына әйләнеп кайта һәм район финанс бүлегенә хисапчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша.

- Исәп-хисап эшләрен бик яратып башкардым. Яшьтән үк авырлыклар күреп үссәм дә, сынмадым, сыгылмадым, тормышны бик яраттым һәм хәзер дә бик яратам, - дип искә ала ветеран. Ул 1970 елдан башлап үзәк район хастаханәсендә 24 ел дәвамында баш хисапчы булып хезмәт куйган.

Евдокия Григорьевна тормыш иптәше белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзенең фидакарь хезмәте өчен ул төрле дәүләт бүләкләренә, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булган. Аны район хастаханәсендә дә бик яратып искә алалар, кайгыртып торалар. Бүгенге көндә ветеранга 93 яшь. Олыгаюына да карамастан, Евдокия Кошаева бер дә тик утырырга яратмый. Җәйге чорда бакчада эшли, йорт эшләрен алып бара. Киң күңелле, сабыр бу ханымга ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса