Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә
Бу көннәрдә котлауларны Бөек Җиңүне якынайтуга бәһасез өлеш керткән, дәһшәтле сугыш елларында Ватаныбызны саклап калган әлмәтлеләр кабул итә.
Әлмәт районында ветераннарны хөрмәтләү һәм аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән медальләр тапшыруда район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре ярдәм итә. 1 нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Ранас Кадыйров медальне Валентина Аркадьевна Емельяновага зур хөрмәт белән тапшырды. Шулай ук тыл хезмәтчәне Миңниса Сәхабетдин кызы Шәйхуллинага да юбилей медале тапшырдылар, ул киләсе елда бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Ветераннар белән очрашулар вакытында барлык катнашучылар аларның гаҗәеп ныклыгын һәм сыгылмаслык ихтыярын билгеләп үтәләр.
Юбилей медальләре – бүләкләр генә түгел, ә ветераннарыбызның батырлык һәм каһарманлык символы. Без аларның хезмәт батырлыкларын хөрмәт итәбез һәм җиңүчеләр буынының ныклыгы һәм ихтыяр көче алдында баш иябез!
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа