Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Боинглар алиһәсе

Бөек Ватан сугышында һәм тыныч тормышта данлыклы юл узган фидакарьләр Әлмәтнең горурлыгы булып тора.

Шуларның берсе - Людмила Даниловна Березова. Районыбызның мактаулы гражданины быел март аенда  үзенең 104 яшьлек туган көнен билгеләп узачак. Ул алтын приискалары белән дан тоткан Байкал аръягындагы Чита өлкәсендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң геологик разведка идарәсендә эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә. Радио белән эш итәргә, мылтыктан атарга  өйрәнә, ныклы физик әзерлек уза.

- Безгә, кызларга, ул вакытта иң авыры озын чәчләребезне кыска итеп кистерү яки бөтенләй кырдырып ату  иде. Әй, елап та куйдык инде. Тик аннан соң үзебезгә шулай уңайрак булуын төшендек. Әле безгә ир-ат киемнәре кияргә туры килде бит. Соңыннан күнектек инде. Әзерлек курсларын узгач, Ерак Көнчыгыштагы хәрби аэродромда хезмәт итәргә җибәрделәр. Биредә алай  хәрби хәрәкәтләр күзәтелмәсә дә, төнге вакытта японнар үтеп кергәләгәне булды. Германиянең капитуляциясеннән соң совет гаскәрләрен Ерак Көнчыгышка ташлый башладылар. Диңгез пехотасы, башка күп кенә формированиеләр һава транспорты белән китерелде. Без, радистлар, Боингларның, Бостоннарның очышларын күзәтеп, диспетчерлар булып алып бара идек. Алга таба безнең аэродромны Манчжуриягә, фронтка якынайттылар. Үземнең булачак ирем - штурман Василий белән дә шушында таныштым. Япониянең капитуляциясеннән соң безнең аэродромны инде Союзга - Иркутскига якынрак күчерделәр, - дип искә ала Людмила Березова. Шул рәвешле хәрби аэродромда радист булып Людмила 4 ел да 2 ай һәм 17 көн хезмәт итә.  Людмила Даниловна II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, ә тыныч вакытта күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Василий Гаврилович белән бергә аларга еш кына күченеп йөрергә туры килә. Соңыннан, гаилә башлыгы демобилизацияләнгәннән соң, алар ике бала  белән бергә Әлмәткә килеп төпләнәләр. Людмила Даниловна биредә «Елховнефть» идарәсендә эшли башлый һәм шушы оешмада хезмәт куеп лаеклы ялга чыга.

Людмила Даниловна тормыш иптәше белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның онык-оныкчыклары да бар. Ветеранның озын гомерле булуының сере - гомере буе ачык күңелле булуда, актив яшәү рәвеше алып баруда.

Мин Себер кызы, һәрвакыт тормышны яратып, яңа туган көнгә куанып яшим, - ди фронтовик.  Людмила Даниловнага саулыксәламәтлек, имин тормыш теләп калабыз. Туган көнендә һәм юбилейлы Җиңү бәйрәмендә иксез-чиксез котлаулар кабул итеп, алга таба да бәхеттә-куанычта гомер кичерергә язсын кадерле һәм данлыклы ветераныбызга.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса