Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Бөек Ватан сугышы геройлары - фильмнарда

Ватанны саклаучылар елында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп узу үзенә күрә тарихи һәм истәлекле вакыйга булып истә калачак.

Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән солдатлар, армияне кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәре, фашист концлагерьларын, камалыш һәм ачлыкны кичергән, әмма Җиңүгә ышанычын югалтмаган кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә.

Бүгенге көннең төп бурычы - яшьләрне ватанпәрвәрлекнең югары үрнәгендә тәрбияләү. Әлеге уңайдан Әлмәт җирлегендә хәрби-патриотик чаралар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән очрашулар башланып китте. Шунысы да игътибарга лаек, совет чорының иң якты истәлеге булган, еллар дәвамында онытыла башлаган хәрби-патриотик җыр смотрларын, шигырьне сәнгатьле уку бәйгеләрен оештыру да үзенә күрә бер әһәмияткә ия. Тарихи традицияләрне яңарту белән беррәттән быел шәһәрдә патриотик кинофильмнарны бергәләп карау мөмкинлеге дә тудырылды. Аларны «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында өч ай дәвамында тамаша кылырга була. Беренче сеанс көнне - 12 февральдә «Судьба человека» фильмын карарга гына да илледән артык кеше килгән булган. Аларның күбесе киноклубка гаиләләре белән сәяхәт кылганнар. 19 февраль көнне инде әлмәтлеләр «Баллада о солдате» фильмын, 12 мартта «Они сражались за Родину», 19 мартта «А зори здесь тихие...» фильмын карый алалар. 9 апрель көнне киноклубта «В бой идут одни старики» фильмы, ә 16 апрель көнне данлыклы «Летят журавли» фильмы күрсәтеләчәк. Сеанслар 18.00 сәгатьтә башлана.

Керү бушлай. Килегез, карагыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса