Әлмәт районында 450дән артык ветеран Җиңү көненә юбилей медале алачак
Әлеге мактаулы бүләк тапшырылачак әлмәтлеләр исемлеген формалаштыру эшләре төгәлләнгән инде.
9 майга 450дән артык әлмәтле «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален алачак. Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә әлеге мактаулы бүләк тапшырылачак әлмәтлеләр исемлеген формалаштыру эшләре төгәлләнгән инде.
Әлмәттә дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны, ике элеккеге концлагерь тоткыны, бер блокадачы, сугышта катнашучыларның 52 тол хатыны, 331 тыл хезмәтчәне һәм алар бер үк вакытта ике категориягә ия: тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучының тол хатыны булган 68 кеше яши.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 2 сентябрендәге Указы белән гамәлгә куелды. Статусы буенча медаль күкрәкнең сул ягында йөртелә һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медаленнән соң урнаштырыла.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа