12 сентябрьдән Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре янәдән эшли башлый. Алар һәр шимбәдә республиканың берничә шәһәрендә узачак һәм 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Казанда 14, Чаллыда 2, Зеленодольск районында 2, Түбән Камада 2 һәм Кама Аланында 1 мәйданчыкта продукция сатылачак. Ярминкәләр «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
Сатып алучыларга кош-корт, сыер, дуңгыз ите, йомырка, бәрәңге, яшелчә, сөт продуктлары, шикәр, он, кондитер әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителә. Җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары бирелгәнгә, бәяләр ваклап сатудан 10–30% ка кадәр арзанрак булачак. Мәсәлән, 1 кг шикәр — 55 сум, бәрәңге — 30 сум, йомырка (10 данә) — 95–100 сум, кош-корт ите — 200 сум, сөякле сыер ите — 650 сум, атланмай — 750 сум.
Ярминкәләр 2026 елның 27 декабренә кадәр (16 атна дәвамында) узачак.