Әлмәттә «Рухи аралашу» гаилә фестивале узачак
АФИША

Әлмәттә «Рухи аралашу» гаилә фестивале узачак

Теркәлү буенча катнашырга мөмкин.

Әлмәт сусаклагычында «Рухи аралашу» гаилә фестивале узачак. Ул 11 сентябрьдә 17:00  - 20:00 сәгатьтә  3 павильонда узачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестиваль кунаклары теләкләр картасын төзи, киләчәккә хат яза, гаилә гербын һәм агачын ясый алачак. Мастер-классларны хуш исле чәй һәм күңелле аралашу озата барачак.

Катнашу өчен теркәлү кирәк. Һава торышы начарайган очракта фестиваль "Нур" үзәгендә узачак.