Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Җәмгыять

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар

МХО катнашучылары эшкә урнаштырыла.

Әлмәттә Татарстан кадрлар клубының "Иң мөһиме – кешеләр" девизы астында бишенче очрашу узды. Төп тема тыныч тормышка әйләнеп кайтучы МХО катнашучыларын эшкә урнаштыру булды.

Мәйданчыкларның берсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 15 кеше эшкә урнаштырылган инде, шуларның алтысы - МХО катнашучылары. Эш урыннары хезмәткәрләрнең сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып җиһазландырылган.

  • Экспертлар кешене эшкә алу гына түгел, ә аңа җайлашырга ярдәм итү дә мөһим, дип ассызыкладылар. Җайлашу процессында психолог белән индивидуаль эш тә бар.