Районыбызның батыр улларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Районыбыз тарихы өчен тагын бер истәлекле вакыйга уздырылды: Әлмәт районы Түбән Абдул авылының үзәк мәйданында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл ачылды.Түбән Абдул авыл җирлеге башлыгы үсеп килүче буын ир-егетләрнең батырлыгын онытмасын өчен мемориаль ясарга омтыла.
Равил Юнысов, Түбән Абдул авыл җирлеге башлыгы:
Алар элек бергә уйнаганнар, бер-берләрен белгәннәр, бергә үскәннәр. Геройларыбыз турында хәтер яшәсен өчен башкардык без әлеге эшне. Һәйкәл яныннан узган да күпләрнең күзләрендә яшь була.
Чара бер минут тынлык белән төгәлләнде.