Әлмәт хәрби комиссариаты контракт буенча хезмәткә чакыра
Яңа хәрби юнәлеш – пилотсыз системалар (БПЛА) гаскәрләренә хәрби хезмәткә контракт нигезендә кабул итү дәвам итә.
Бу төр гаскәр җаваплы, әмма турыдан-туры штурмлау хәрәкәтләреннән читтә — саклануның икенче һәм өченче сызыгында хезмәт итү мөмкинлеген бирә.
Һәрбер хәрби хезмәткәр, китәр алдыннан, махсус уку-укыту курсларын мәҗбүри рәвештә үтә.
Әлеге хезмәтнең төп таләп-ләре һәм шартлары турында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Антон Денкс аңлата.
Бүгенге көндә фронт сы-зыгында иң кирәкле һәм зур сорау казанган юнәлешләрнең берсе – пилотсыз системалар (БПЛА) гаскәрләре. Шул ук вакытта, әлеге сафларга басу мөмкинлеге иреклеләргә генә түгел, ә ашыгыч хезмәт үтүче егетләргә дә бирелә: алар үз хезмәтләрен контрактка алыштыра ала.
- Махсус контракт төзү хәрби хезмәткәрне башка гаскәр төрләренә күчерү ихтималын тулысынча юкка чыгара. Бу очракта пилотсыз системалар гаскәрләренең махсуслашкан хәрби частьләрендә бер ай ярымнан өч айга кадәр гарантияле уку-укыту курслары каралган. Моннан тыш, әгәр хәрби хезмәткәр яңа контракт имзаларга теләк белдермәсә, әлеге документның срогы тулгач, ул турыдан-туры запаска озатыла, – дип аңлатты Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Антон Денкс.
Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: әлеге гаскәр төре штурмлау хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашмый. Кагыйдә буларак, БПЛА операторлары саклануның икенче һәм өченче сызыкларында урнаша – бу исә турыдан-туры сугышчан бәрелеш сызыгыннан 100 чакрымга кадәр ераклыкны тәшкил итә. Контракт бер елга төзелә, ләкин әлеге гаскәр сафларына һәр теләгән кеше аяк баса алмый. Иң мөһим шарт – кандидатның яше 18дән 64 кә кадәр булырга тиеш. Сәламәтлек торышына килгәндә, А категориясеннән алып B категориясенә кадәр булуы таләп ителә. Шулай да, һәр кандидатка караш — индивидуаль: аның хөкем ителгән булу-булмавы яисә Россия Федерациясе территориясендә законлы нигездә яшәве җентекләп тикшерелә. Сафларга басу турында төпле карарга килгән очракта, медицина комиссиясен узарга һәм кирәкле документлар пакетын тупларга кирәк.
– Кандидат, кайда теркәлгән булуына карамастан, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы муниципаль хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Монда ул иң элек безнең белән – контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторлары белән җентекле әңгәмә уза, – дип өстәде Антон.
Алга таба кандидат хәрби-медицина комиссиясен уза, тиешле яраклылык категориясен ала һәм документларга кул куя. Бу хакта шәхси эш туплангач, контрактчы хезмәт урынына юл ала.
Әлмәт аша хәрби хезмәткә алыну мөмкинлеге Татарстан халкына гына түгел, иле-безнең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә дә ачык. Пилотсыз системалар гас-кәрләре сугыш-чыларына 2 миллион 900 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү һәм ай саен 200 мең сумнан башлап хезмәт хакы вәгъдә ителә. Кандидатларны кызыксындырган барлык сорауларга хәрби комиссариат белгечләре җавап бирәчәк. Консультация алу өчен эш сәгатьләрендә шалтыратырга яисә шәхсән килергә мөмкин.
Эльвира Шакирова
Фото: Илнур Җәләтов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia