Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә махсус хәрби ооперациядә һәлак булган геройларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Һәлак булганнарның туганнарына бүләкләрне район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова тапшырды.

Әлмәттә махсус хәрби ооперациядә һәлак булган геройларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырылды


Әлмәт муниципаль районында махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Чара бер минут тынлык белән башланып китте — район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм анда катнашучылар һәлак булганнарны искә алдылар.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Әлмәт сугышчылары үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булдылар.

Һәлак булганнарның туганнарына бүләкләрне район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова тапшырды. Якыннарына мөрәҗәгать итеп, ул тирән кайгы уртаклашуын белдерде һәм хәрбиләрнең батырлыгы чын патриотизм, батырлык һәм хәрби антка тугрылык үрнәге буларак бөтен ил тарихында мәңгегә калачагын ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса