Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Халык ярдәме көч бирә

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар йөк ай саен диярлек озатылып тора

Әле күптән түгел генә 62 нче гумконвой исән-имин илтеп тапшырылган иде.

Бүгенге көндә инде чираттагысы юлга әзерләнә. Чит җирләрдә илебез иминлеген саклаучы хәрбиләребезгә ярдәм оештыру эшенең авылларда да тынып торганы юк. Авыл җирләкләрендә исемле посылкалар хәстәрлиләр, токмач кисү, окоп шәмнәре ясау өмәләре оештыралар, маскировка челтәрләре үрәләр.

Тайсуган, Габдрахман  авылларында яшәүчеләр бу уңайдан аеруча зур активлык күрсәтә. Фидакарьләрнең тырышлыгы белән даими рәвештә медикаментлар, азык-төлек, җиһазлар сатып алына һәм МХО зонасына озатылып тора. Әле менә күптән түгел генә волонтерлар 430 нчы полк медикларыннан  видеоязма кабул итеп алдылар. Әлеге полкның хәрбиләре Тайсуган һәм Габдрахман авылларының актив кешеләренә рәхмәтләрен юллаганнар. Кәләй, Кичүчат авылы волонтерлары исә ел башыннан гына дистәләгән маскировка челтәре үреп, МХО зонасындагы хәрбиләргә озатканнар. Новотроицк авылы пенсионерлары исә 200 дән артык челтәр үреп тапшырганнар.

– Маскировка челтәрләре егетләребезне дошман ядрәләреннән коткарып калу өчен иң кирәкле, иң соралган саклану чарасы. Шуңа күрә дә челтәр үрүне бер генә көнгә дә туктатып торганыбыз юк. Ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз, – ди фидакарьләр.

МХО зонасында илебез имин-леген саклаучы каһарман-нарыбызның батырлыгын бәяләп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә алгы сызыкта булган хәрбиләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү – изге бурычыбыз.

Тыныч тормышта герой-ларыбыз турында истәлек-ләрне барлау да үзенә күрә бер ихтирам билгесе булып тора. 9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында драма театры бинасы артында «Герой көннәре» күргәзмәсе экспозициясе урнаштырылуы да үзенә күрә тарихи һәм истәлекле яңалык буларак кабул ителде. Проект МХО зонасында үз бурычларын намус белән үтәүче якташларыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге турында сөйлә-ячәк. Экспозициягә сугыш-чыларның портретлары, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кадрлар һәм сакчыларның гаиләләре тапшырган шәхси әйберләре куелачак.

Төп экспонатлар булып хәрби хезмәткәрләрнең — махсус хәрби операциядә катнашучыларның фотосурәтләре, хатлары, документлары һәм шәхси әйберләре торачак. Проектта Ватан өчен иң кадерлесен — үз гомерләрен биргән геройларның тарихлары аерым урын алачак.

«Герой көннәре» күргәзмәсен әзерләүгә һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Әлеге игелекле гамәлгә дә бердәм булып, актив кушылыйк. Каһарманнарыбыз турындагы якты истәлекләрне киләчәк буыннарга тапшырып калдырыйк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса