Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядәге әлмәтле батырлыгы өчен икенче дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операция каһарманнары турында язуыбызны дәвам итәбез

 

Чираттагы «Ким» позывнойлы герой РФ Оборона министрлыгы белән контрактын агымдагы ел башында төзегән. Күптән түгел ул үзенең беренче кыска вакытлы ялына кайтып китте.

– Махсус хәрби операция игълан ителү белән илебез иминлеген сакларга китәсем бик килде. Тик барып кына чыкмады. Күңелем белән патриот кеше мин. Тыныч, матур тормышны бозган дошманны тар-мар итү өчен, балаларым өчен  бар тырышлыгымны куярга әзер. Махсус хәрби операция зонасына китәчәгем турында баштарак гаиләмә әйтми йөрдем. Киткәндә дә «Себергә эшкә барам» дидем. Бары тик барып җиткәч кенә дөресен әйттем. Мине штурм бригадасына билгеләделәр, соңыннан зенитчы булдым. Осталыгымны тиз күреп алдылар һәм  пилотсыз очкыч аппаратлар операторы итеп куйдылар. Әлеге хезмәт җитдилек һәм тырышлык сорый.  Дроннар белән идарә итү җиңел түгел. Әлбәттә, аларны эшләтеп җибәрү бер нәрсә, иң җаваплысы – аларны бер ноктадан икенче ноктага төгәл итеп бардырып җиткерү, чөнки ара ераклыгы 15-20 километрдан да артып китә.  Шуңа да карамастан нәтиҗәле эшләргә тырышабыз. Янәшәдәге иптәшләр ярдәмгә килә. Коллективыбыз бик оешкан, тату. Беләсезме, сугышта иң авыры – дусларыңны югалту. Күп кенә егетләр һәлак булдылар, шунысы аянычлы. Гаиләм белән ике арада булган элемтә миңа яшәргә көч бирә. Тормыш иптәшем – минем классташым, без аның белән инде 20 ел бергә гомер кичерәбез. Ике балабыз бар. Алар минем Җиңү белән әйләнеп кайтачагыма ышаналар, – ди хәрби.

Махсус хәрби операция каһарманы фидакарь хезмәте, батырлыгы өчен икенче дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале, Суворов ордены кебек дәүләт бүләкләренә ия булган.

– Дошманнарның команда пунктын тар-мар иткән өчен шушындый зур дәрәҗәле бүләкләргә лаек дип таптылар. Ә менә махсус хәрби операция зонасыннан кайткач алга таба нәрсә эшләячәгемне алдан әйтә алмыйм әлегә. Монда килгәнче мин бит шәһәрне төзекләндерү тармагында хезмәт куйдым: асфальт җәйдем, тротуар, плитәләр урнаштыра идем. Шулай да мин алдагы тормышымны хәрби хезмәткә багышлармын дип уйлыйм. Әле менә Сириядә, Африка республикасында хаклык урнаштырасы бар. Хәрбиләр кайда да кирәк, – дип планнары белән уртаклашты «Ким». Ул шулай ук гуманитар ярдәм күрсәтүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерде һәм үзенең әбисен искә алды.

– Безгә ярдәм итүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәге әби-апалар. Минем әбием дә гомере буена оекбашлар, бияләйләр бәйләде. Мин әлеге эшнең күпме вакыт алганын, күпме хезмәт һәм тырышлык куелганлыгын бик аңлыйм. Фидакарьләр бәйләгән оекбашларны солдатлар бик яраталар, аларны тишелеп беткәнче кияләр, кадерләп саклыйлар.  Дроннар, мотоцикллар, техника белән тәэмин итүчеләргә аеруча зур рәхмәт. Мондый кайгырту булганда, һичшиксез, Җиңү безнең якта булачак, – диде хәрби.

Курку белмәс «Ким»га исәнлек-саулык теләп калабыз. Туган җиреңә, гаиләңә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа, батыр ир.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса