Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Үз иленең тугрылыклы улы

«Хәрби туганлык» оешмасында махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнар байтак.

Рамил Гарифуллин - шуларның берсе. Батыр ир-егетнең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Бүгенге көндә ул башка хәрбиләр белән берлектә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә үзеннән зур өлеш кертә.

- Яшьләр тарихны белергә тиеш, чөнки алар булачак Ватанны саклаучылар. Үз тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк. Шуңа күрә дә безнең төп бурычыбыз - аларга туган илнең, гаиләнең асылын төшендерү, - ди сугыш хәрәкәте ветераны. Армия юлын Төньяк Кавказда хезмәт итүдән башлаган геройның яшьләргә әйтер сүзе, үгет-нәсыйхәте байтак җыелган.

- Беренче чыныгуны мин чыннан да Төньяк Кавказда алдым дип әйтә алам. Армиягә хезмәт итәргә алынгач, безне башта Новосибирскига җибәрделәр. Биредә «Ермак» отрядында өйрәнүләр уздык. Күңел халәтем белән мин һичшиксез үз илемнең патриоты, шуңа күрә дә 2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителгәч, махсус хәрби операция зонасына киттем. Әлбәттә, якыннарым борчылдылар, ләкин ил чакырган икән - үтәргә кирәк. Бабам да дүрт ел илбасарларга каршы көрәшкән каһарман, Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан ветеран. Аның үткән данлыклы юлы безнең өчен үрнәк булып тора, - ди Рамил Гарифуллин.

Махсус хәрби операция зонасында хәрби задание үтәгән вакытта Рамил үзе дә каты яралана, мина аның аягын җәрәхәтли. Мондый вакытта кешенең гомерен минутлар түгел, секундлар хәл итә. Бәхеткә, иптәшләренең ярдәме белән яралы сугышчыны тиз арада эвакуациялилиләр. Алга таба ул госпитальгә озатыла. Табиблар рентген ясаганнан соң, егетнең аягын кисәргә кирәклеге турында хәбәр итәләр.

- Шунсыз мөмкин түгел иде. Әлбәттә, башта бу турыда ишетү һәм моны кабул итү бик авыр булды. Аннан инде үз-үземне тиз арада кулга алдым, госпитальдә бик яхшы дәваладылар, протезны да бик тиз ясадылар. Моның өчен табибларга рәхмәтем чиксез зур, - дип истәлекләре белән уртаклашты каһарман.

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен Рамил Гарифуллинга дәүләт бүләкләре дә тапшырылган. Ул «Кыюлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре иясе. Рамил Гарифуллин махсус хәрби операция зонасындагы хәрби туганлыкның зур әһәмияткә ия булуына аерым басым ясый.

- Алгы сызыкта иптәшләреңнең ярдәмен, кайгыртуын тою көч бирә, бар да яхшы булачагына өмет уята, - ди ул. Үз иленең тугрылыклы улына сәламәтлек, рухи ныклык һәм игелекле гамәлендә уңышлар теләп калабыз.  

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Фото: Евгений Лызаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса