Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Ил чакырган көннән, яки Ул ялга кайтты

Бүгенге көндә ялга кайткан, махсус хәрби операция зонасында батырларча көрәшүче сержант «Танк» Сафин Илназ Әнфәс улы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Рәхмәт»е, РФ Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы», Россия Президенты Указы нигезендә «Александр Суворов» медальләре белән бүләкләнә.

Батырларны бик тә гади, гадәти булган әти-әни тәрбияли. Аларны үзе сынап, кемнең кем икәнен билгели. Аларны язмыш үзе герой ясый.

Без бит инде сугыш бүтән булмый дип ышанып үскән буын. Сугыш дигән уй башка да керми иде. Шулкадәр ышандык, һәм без бабаларыбыз яулап биргән тыныч тормышны, Җиңү бәйрәменең чыннан да күз яшьләре, кан түгеп яулап алган бәйрәм икәнен онытып та җибәргән идек...

Бүген безнең улларыбыз, әтиләребез, ирләребез, абыйларыбыз, егетләр сугышта. Без күпләребез ул ир-егетләрнең хәлләрен, күңелләрендә ниләр кайнаганын, шушы вакыт эчендә аларның тормышка, яшәүгә, кешеләргә карата үзгәргәннәрен күрсәк тә, аңлыйбыз дисәк тә, берни дә аңламыйбыз. Безгә аңламаганыбызны аңларга вакыт. Без хәтта андагы егетләрне түгел, аларны көтеп яшәүче әти-әниләрен дә, хатыннарын, балаларын, туганнарын да аңламыйбыз. Аңлыйбыз дип әйтәбез генә.

Мин бүгенге язмамда зур-зур бүләкләргә ия булган солдат язмышын бер Ана мисалында сөйлим. Бер ул гына шулай яшәми, якыннарын МХО зонасына озатканнар шулай яши. Җае чыккан саен, «Без сезнең белән», «Без алар белән» дияргә яратучылар, уйланыйк әле, без, сез чыннан да алар беләнме?

Ана йөрәге, яки Әни, мин кул куйдым, повестка алдым

Ул укый да укый, тели дә тели, сорый да сорый. Аллаһ бит: «Сорагыз, бирермен» дигән... Аның эш урынында бөтен җирдә Коръән аятьләре язылган кәгазьләр. Ул аларны төнлә уятып сорасалар да бер ялгышусыз укып бирә ала. Ә йоклыйлармы икән алар - балалары ут астында йөргән әти-әниләр? Кешеләр, сезнең бер генә минутка тукталып, балалары ут астында йөргән әти-әниләр хакында уйланганыгыз бармы? Егетләр-кызлар, ә сезнең?

Авылда ут сүнде. Бик озак булмады ут. Эш сәгате тәмамланып өйгә кайтты. Өйләр салкын. Плитә дә электрныкы, чәй дә кайната алмый. Телефонның да зарядкасы бетте. Шәм дә беткән, юк. Ул тәрәзә янына басты да, тели дә тели, укый да укый. «Без бүген шушылай, ә балаларыбыз кайчаннан бирле менә шулай җир астында шәм яндырып, шәм яктысында, шәм җылысында. Ә монда рәхәт бит әле. Нәрсә телисең шул бар». Үзен алар урынына куйды. Үз күзең белән күрмәгәч без барыбер аңлап бетермибез инде. Безгә Аллаһы Тәгалә бер кичкә сынау бирде. Ә балалар... Балаларны кызганып җаны өзгәләнде.

  • Әни, мин кул куйдым, повестка алдым, диде. - Мин монда үзем генә түгел. Бары да яхшы булыр. Сумканы җиде көн эчендә әзерләп куярга кирәк.

Илназ бер дә алай төшенкелеккә бирелмәде. Әни, бар да әйбәт булачак, - диде. Без дә артык борчылмадык. Повестканы 23 е алды, 30 ы көнне алып киттеләр. Казанда бер ай әзерлек уздылар. Бер айга 4 тапкыр Казанга бардык.

Беренче тапкыр без шунда бардык. Мин шунда гына аңладым. Шунда чират торганнар сүзеннән. Моңа кадәр Илназның да кәефе яхшы булгач, мин ничектер аңламаган идем бу әйбернең нәрсә икәнен.

30 ы көнне коеп яңгыр яуды. Әни, зинһар, килмәгез, диде ул. Авыр булыр, килмәгез, әни, диде. Без бармадык...

Тәннәрегез өшеп куйдымы? Күзләрегезгә яшьләр килдеме? 2022 елның сентябрендә мобилизация игълан ителгәч бөтенесе шушы халәттә иде. Әйе, әйе... Мин ул егетләрнең ничек хәрби комиссариатта торганнарын, әти-әниләренең, хатыннарының, балаларының ничек итеп озатканнарын күрдем. Аны күпләр күрде.

Егетләр анда ничек бер йодрык булып, берсе өчен берсе гомерләрен бирергә әзер торсалар, монда аларның әниләре, хатыннары да шулай берләште. Андагы һәр егет солдат анасына үз баласыдай кадерле. Ул үз баласы өчен кайгырган кебек кайгыра. Һәркайсын озаткан саен югалту ачысын кичерә. Бер Аллаһтан сабырлык сорап, Аллаһтан килгән сынау итеп кабул итә.

  • Берзаманны Илназ юкка чыкты. Бер хәбәр дә юк. Мин бит аның көн саен шалтыратканына өйрәнгән идем. Ул миңа, әни, син ияләнмә, мин көн саен шалтыратмаска мөмкин. Әни, мин санаторийда түгел. Монда төрле хәл булырга мөмкин, дип мине кисәтә иде. Хәзер болар юкка чыктылар. Без инде анда да язып карыйбыз, монда да язып карыйбыз. 10 көн булды, бер хәбәр дә юк. Мин инде шикләнәм, күңелем белән әллә ниләр уйлап бетерәм. Берсендә эш белән Әлмәткә төштем дә военкоматка кердем. Мин әйтәм, шулайшулай дим, юк дим инде. Ипле генә сөйләште инде минем белән бер хатын. Ипле генә сөйләште дә, минем алда кемгәдер шалтыратты. «В списке погибших нет», диделәр инде. Мин еладым да еладым. Ике кулъяулыкның икесе дә лычма су булды. Җавап бирмәсләр, минем белән бик каты итеп сөйләшерләр дигән идем, бик яхшы сөйләштеләр. Сөендем инде. Аннан чыктым да, елыйм да елый . Миңа каядыр барырга кирәк иде. Карасам, адашканмын, гел башка җиргә киткәнмен. Бу ханым миңа: «Как он выйдет на связь, я вам позвоню» диде. Кич белән миңа ул ападан телефонга хәбәр килде.

Ике атна шулай бер хәбәрсез яши әти-әни. Атна дигәндә генә 2 бит ул. Ә көннәрдә исәпләсәң - 14,  сәгатьләрдә - 336, минутларда исәпләсәң 20 мең дә 160 минут. Ә сез беләсезме көткән чакта минутларның ничек сузылганын?

Мин инде шул 14 көн эчендә күрәзәчеләргә дә барып беттем. Ул күрәзәче дә түгел инде, догалар укып саклагыч (оберег) ясаучы. Кызым, мин әйтәм, мин куркам, бергә барыйк әле дим. Мин шулай кереп утырдым аның каршысына. Син ник көн саен елыйсың ди. Шулай, балам сугышта, хәбәре юк дим. Елама, ул исән, «Алю, алю» әйтәчәк ди. Ул җылы як кешесе. Елама, хәбәре булачак ди. Көн саен өч тапкыр «Әлхәм»не, өч тапкыр «Колхуаллаһ»ны, көн саен өч тапкыр аңа багышлап «Фәләкъ» сүрәсен укы ди. Көн саен шуларны укы, калдырма ди. Укыйм, мин әйтәм, мин укыйм. Укы, укы, исән, кайта ул ди. Ул шулай бер түк җебен ала да укый да укый, төйни дә төйни. Шуны миңа бирде, киемнәре арасына куй ди. Кайтса биреп җибәр, кайтканчы киемнәре арасына куй ди. Мин аны шортыена төреп куйдым да, шкафында сакладым инде. Илназга инде әни дә догалар язып бирде, мин дә догалар язып бирдем.

Аллаһка мең шөкер итәләр алар. Язмышларына тигән сынауны Аллаһка сыенып, аңа таянып узалар. Аллаһының рәхмәте белән алар «Әни, мин исән. Минем бар да әйбәт. Тик сез борчылмагыз гына» дигән сүзләрне ишетеп, «Мин исән» дигән шушы ике сүзне көтеп яшиләр.

Башта «Сафыч» булган позывное бүген инде «Танк». Беренче тапкыр өч кенә көнгә кайтса, аннан соң курку белмәс егет тагын да күбрәк вакытка кайту бәхетенә ирешә.

  • Без телибез дә телибез инде. Ятсак та, торсак та... Ничә кеше тели. Улым, монда синең өчен әтиең белән мин дә, әбиең дә, бабаң да тели, Асия апа да тели, дим. Ой, әни, болай булса мин брониксыз йөриячәкмен ди. Бу кадәр теләгәч миңа инде бронежилет кимәсәм дә була, дип көлә.

Ул медальләр юкка бирелмидер

Ул әти-әниләр без өйрәнә алмаган, без белмәгән, без аңламаган бик күп нәрсәгә өйрәнделәр шушы ике ел эчендә. Батыр уллары белән алар үзләре батырлыкка өйрәнделәр, сабыр солдатлары белән сабыр булырга күнектеләр, нык егетләр белән нык булырга, артык сөйләшмәскә, яшьне күрсәтмәскә, авырлыкларны җиңәргә, ант, бурыч, приказ үтәү кебек төшенчәләрне без әле аңлап җиткермәгән мәгънәдә аңларга, кабул итәргә өйрәнделәр. Алар да уллары белән бергә үзгәрделәр, яшь килеш олыгайдылар. Дөньяга карашлары, кешелек кыйммәтләренә бәяләре үзгәрде. Бик күпләрне борчыган тормыш ваклыкларыннан алар бик күпкә югары торалар.

Хәтерлисезме, элек, авылларда казлар асрап бәбкәләр чыгарганда, утырган казның йомыркаларын лампа яктысында карыйлар иде. Бәбкәлеме, юкмы икәне шул яктыда күренә иде. Бүгенге сугыш та бик күпләрне шулай яктыртып, үзәген күрсәтте.

  • Әкрен генә үзгәрәбез инде. Башта аңламадык, аннан аңлап нишләргә дә белми торган чарасызлык булды. Ә хәзер инде малайларыбыз белән бергә ныгыдык, берберебезгә көч биреп, терәк булып яшибез. Читтән сизеләдер ул. Ә бәлки сизелмидер дә... Без хәзер артык сүз сөйләшмибез. Ике ел телевизорны ачканыбыз юк. Эштән кайтам, ашыйбыз-эчәбез дә мин укырга утырам. Әнфәсне кырыема утыртам. Әни кешенеке кабул булмаса, бәлки әти кешенеке кабул булыр, әйдә икәү сорыйк дим. Без аның белән икәү сорыйбыз, икәү телибез инде. Бу үзенә күрә бер ритуалга әйләнде. Тугызларга кадәр була инде. Артык сүз сөйләшмибез. Без концертларга йөрүләрдән туктадык. Минем андый җирләргә барасым да килми. Балам алдында, андагы егетләр алдында оят. Әле андый урыннарга барырга минем намусым кушмый.

Дөнья мәшәкатьләренә башка күзлектән карый башладык без хәзер. Әле менә бүген эштә кызларга да әйтәм. Эштә ремонт, әйберләрне бер җирдән икенче җиргә ташыйбыз, күчерергә кирәк. Безгә менә шул да авыр тоела. Без шуның кадәр рәхәт тормышка өйрәндек бит, кызлар, дим. Ниндидер кәгазьдәге ялгышларны да мин проблема итеп карамыйм. Ул җайлана, аны төзәтәсең дә куясың. Иң мөһиме - монда барыбыз да исән-сау бит, үлмәгән, дим.

Алар күп сөйләшмиләр. Алар ил куйган бурычны аңлап, үзен тәрбияләп үстергән әти-әниләренең, якыннарының, халкының йөзенә кызыллык китерми көрәшәләр. Мин әлеге язманы әзерләп бетергәндә Илназ Сафин чираттагы ялга кайтты.

Әйе, нәрсә сөйләсеннәр? Сугышның нәрсә икәнен сугышта булган кеше генә аңлыйдыр. Аннан, ялга кайтканда да, ул яраларда казыну, яңадан барысын да йөрәк аша уздыру кирәкме икән? Юктыр. Батырлыкны сөйләп булмыйдыр ул. Аны эшләп кенә буладыр. Илназ да яуга керә, контузия ала, танк астында кала. Менә шуннан соң инде ул «Сафыч»тан «Танк»ка әйләнә дә.

Алар өчен бүген сугыш кырында бөтен авырлыкны бергә бүлешкән, синең һәр исән көнең өчен сөенгән хезмәттәшләре иң якыннар. Чөнки син үз гомереңне шул дусларыңа ышанасың. Ул егетләргә иман, намус, яшәү кебек төшенчәләр уч төбендәге кебек ачык күренә. Алар инде дөньяга башка йөз, башка күз белән карыйлар. «Сез барыбер берни дә аңламыйсыз» диләр икән, алар йөз, мең тапкыр хаклы. Әйдәгез, аңларга тырышыйк әле. Еллар буе ут йотып, йокысыз төннәр үткәргән, күңелләре белән уллары янында салкын блиндажлардда яткан әниләрне, әтиләрне, хатыннарны аңларга тырышып карыйк әле.

Бүген үзенең хәләл көчен, кайнар канын түгеп, шул көнгә лаек булып ялга кайткан Илназ Сафинга, кадерле әнисе Гүзәлгә, әтисе Әнфәскә, әби-бабаларына, якыннарына бары тик бәхет, шатлык телик. Якын көннәрдә илләрдә тынычлык урнашып, исән-сау кайтуын телик, бер Аллаһтан сорыйк. Бүген безнең башка бернинди дә чарабыз юк. Башкалар ишетмәсә дә, Аллаһ ишетми калмас безнең сораганны.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса