Әлмәттә Җиңү көненә "Мәңгелек ут" мемориалы яңартылды
Бүген Әлмәттә тагын бер мөһим вакыйга булды.
Әлмәтлеләр яңартылган "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салды.
1975 елда төзелгән әлеге мемориал күптән реконструкциягә мохтаҗ иде. Дөрес, 2002 елларда ул яңартылды. Әмма еллар узгач, мемориал кабат үз төсен югалтты, ярылган урыннары да пәйда булды. Ниһаять, "Татнефть" компаниясе ярдәме белән быел аны тулысынча яңарттылар. Хәзер ул бронза белән капланган, бу исә мемориалның озак еллар төзек хәлдә торуын тәэмин итәчәк.
Тагын бер яңалык - Мәңгелек ут янындагы гранит плитәләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан 21255 кешенең исемнәре уелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа