Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә Җиңү бәйрәме Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән башланды

Бөтендөнья тарихында ачы эз калдырган Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бүген 75 ел тула. Гадәттә, әлмәтлеләр аны зурлап билгеләп үтә иде.

Бүгенге үзизоляция шартларында Җиңү көненә багышланган чараларның күбесе онлайн форматка күчерелде.
Шулай да 9 май иртәсе, гадәттәгечә, Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән башланып китте. 
Быел әлеге чара чикле  составта үтте.  

Район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов,    "Татнефть" компаниясе генераль директорының нефть һәм газ эзләү һәм чыгару буенча беренче урынбасары Рөстәм Хәлимов, "Татнефть" компаниясе генераль директорының  логистика һәм техник үсеш буенча  урынбасары Ринат Нугайбеков, Россия Федерациясе Герое Александр Супонинский, Әлмәт районының хәрби комиссары Ришат Сабиров, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм туган ил өчен башларын салган якташларыбызны искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса