Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан аграрийлары 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыйган

Татарстан аграрийлары 3 млн 662 мең тонна ашлык җыйган.

Гектардан уртача уңыш 25,8 центнер тәшкил итә, узган ел уңыш 36,9 центнерга җиткән иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Урып-җыю кампаниясе тәмамлануга якынлаша. Бүгенге көндә мәйданнарның 98 проценты суктырылган. 25 мең гектар мәйданда җыеп аласы калды», — дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, Тәтеш, Буа һәм Арча районнары 150 мең тоннадан артык ашлык җыйганнар. Бөртекле культуралар уңышы буенча Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнары лидерлар сафында.

Иң түбән уңыш республиканың көнчыгыш өлешендә теркәлгән. Бу — язгы кыраулар, шулай ук җәйге эсселек һәм корылык белән бәйле, дип билгеләп үтте министр.

«Көнчыгыш өлештә 30 мең гектарга якын чәчүлек зыян күргән», — дип ассызыклады Җәббаров.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса