Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында иртә культуралар чәчү тәмамланды

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районда иртә культуралар чәчү тәмамланды. Бүген кукуруз, суданка үләнен, карабодай культураларын чәчү бара.

Игенчеләр тишелеп чыккан культураларны тырмалау эшенә дә кереште. "Ярыш" 928, "Рубин" 500, Яңа Михайловка 300 гектар мәйданда тырмаларга өлгерде инде.

Хуҗалыклар көзге культураларны чүп үләннәренә каршы эшкәртүне дә төгәлләделәр. Монда Токарликов исемендәге, "Союз-Агро" ААҖ өлгерлек күрсәтте. Ә "Беренче май", "Чагылтау" хуҗалыклары бу эшне үз көчләре белән башкарып чыкты.

Түбән репродукцияле орлыкларны алыштыру өстендә дә чаралар күрелде. Белгәнебезчә, мондый орлыклар түбән уңыш бирә, шуның өчен аларны яңа, элиталыларына алыштыру зарур. Быел җирле бюджет ярдәме белән 40 тонна супер элиталы сортлы бодай - "Казанская юбилейная" кайтартылды һәм ул "Клементейкино", "Яңа Суркино" хуҗалыкларының ашлама һәм биопрепаратлар белән эшкәртелгән җирендә чәчелде. Бюджеттан моның өчен 660 мең сум акча бүлеп бирелде.

"Васильевское" хуҗалыгы үз акчасына 20 тонна "Экадо-66" сортлы бодай сатып алды. Фермерлар да орлыкларны яңарту өстендә эшләделәр. "Сафиуллин", "Әдимөхәммәтов", "Вәлиев", "Хурамшин", "Хәбиров", "Слесарев" КФХлары үзләренә җитәрлек күләмдә элиталы карабодай, арпа һәм язгы бодай орлыкларын алып чәчтеләр. Әлеге элиталы орлыкларны карап үстереп, районның калган хуҗалыкларына тарату планлаштырыла.

Шушы көннәрдә "Яңа Суркино" хуҗалыгында районның сабанчылар бәйгесе уздырылачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе барлык хуҗалыкларныа, фермерларны да үзләрендә булган яңа төр агрегатлары белән ярышта катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250