Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районы басуларында урак башланды

Илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче игенчеләребез быел да сынатмый.

Кырларда куәтле комбайннар гүли, ә амбарларга икмәк агыла башлады.

28 июльгә булган оператив мәгълүматларга караганда, район хуҗалыклары уракның беренчел җаваплы этабына керешкәннәр.

Сыйфат һәм тизлек

Район буенча быел барлыгы 33 662 гектар мәйданда түкми-чәчми бөртекле культураларны җыеп аласы бар. Басуларда бүген аяз көннең һәр минуты исәптә. Оператив белешмәләрдән күренгәнчә, гомуми мәйданнарның 5 проценты (1697 гектар) тулысынча җыелган. Бер көн эчендә генә дә авыл хезмәтчәннәре 620 гектар җирне эшкәртергә өлгергән, бу исә темпларның көннән-көн арта баруын күрсәтә.

Әлмат районы басуларында уңыш җыялар

Район буенча бүгенге көнгә барлыгы 6249 тонна ашлык суктырылган. Иң куанычлысы, ул әлбәттә уңыш күрсәткече. Быел ул һәр гектардан уртача 36,8 центнерны тәшкил итеп, шактый югары өметләр уята. Хәзерге вакытта игенчеләрнең төп көче көзге бодайны җыеп алуга юнәлтелгән. Әлеге культура 9177 гектар мәйданны били. Шуның 1697 гектарыннан көзге бодай суктырып алынган. Бу ниятләнгән эшнең 18,5 проценты. Игенчеләр билгеләп үткәнчә, бодайның сыйфаты югары, бу исә район халкын сыйфатлы икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Алда шулай ук көзге арыш басулары көтә — аның гомуми мәйданы район буенча 260 гектарны били.

Кемнәр сынатмый?

Район буенча 33662 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыясы бар

Район хуҗалыклары арасында мәйданнарны эшкәртү тизлеге һәм суктыру күләме буенча зур алгарыш ясаучы чын лидерлар ачыкланды:

= Токарликов исемендәге хуҗалык зур мәйданнарда куәтле техника кулланучы хуҗалык буларак, бүгенге көндә районда беренчелекне тота. Биредә 819 гектарда инде икмәкне суктырып алганнар. Амбарга барлыгы 3700 тонна икмәк салынган. Әлеге хуҗалыкта һәр гектардан 45,2 центнер уңыш алына. Бу оешканлыкның һәм агротехник чараларны дөрес үтәүнең нәтиҗәсе.

=«Союз-Агро» — районда иң зур чәчү мәйданына (10 562 гектар) ия булган алдынгы предприятие. Биредә эш аеруча кызу оештырылган. Алар бер көн эчендә генә дә 217 гектар җирне урып-җыя алганнар. Бүгенге көнгә хуҗалыкта 1314 тонна алтын бөртек тупланган (уңыш күрсәткече — гектарыннан 32,8 ц).

=«Ярыш» хуҗалыгы уңыш дәрәҗәсе буенча районда абсолют рекорд куя. Биредә гектарыннан 50 центнер уңыш җыеп алына. Бүгенге көнгә 50 гектардан 250 тонна бодай җыелган һәм бу темпны киметергә ниятләмиләр.

= «Чишмә» һәм «Чагылтау» хуҗалыклары үз планнарын зур тырышлык белән башкаралар. «Чишмә» үзенең көзге бодай планын 100 процентка үтәп, 70 гектардан 105 тонна уңыш алды (уңыш күрсәткече — гектарыннан - 15,0 ц). «Чагылтау» исә үз мәйданнарының 26 процентын җыеп, 325 тонна икмәк туплады (уңыш күрсәткече — гектарыннан 25,0 ц).

= «Кичүчат» хуҗалыгы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә: биредә 227 гектар мәйданнан 555 тонна алтын бөртек суктырып алынган, уңыш күрсәткече — гектарыннан 24,4 ц.

«Аппак», «Первомайский», «Актау», «Чулпан», «Березовка», «Агро Раздолье» җәмгыятьләре һәм фермер хуҗалыклары үзләренең техникаларын тулысынча хәрәкәткә китерделәр һәм якын көннәрдә бу хезмәт ярышына актив кушылырга әзерләнәләр.

Урак соңга калуны яратмый

Быел һава шартлары игенчеләрдән игътибар тәлап итә.

Авыл хуҗалыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, быелгы һава шартлары игенчеләрдән аеруча зур игътибарлылык һәм тизлек таләп итә. Район механизаторлары кырларда барлык көчләрен куеп, уңышны югалтусыз җыеп алу өчен тырышалар. Эш иртә таңнан башланып, караңгы төшкәнче дәвам итә. Алда аларны тагын меңнәрчә гектар басулар һәм яңа хезмәт җиңүләре көтә. Амбарларыбыз тулы, икмәгебез бәрәкәтле булсын.

Әлмәт районында урак барышы

(2026 елның 28 июленә булган оператив мәгълүмат)

 

Хуҗалык исеме

Гомуми мәйдан (га)

Җыелган мәйдан

(га)

Урак проценты (%)

Җыелган уңыш

(тн)

Уңыш күрсәткече

(ц/га)

Токарликов исемендәге АҖ

 

7 226

 

819

 

11%

 

3 700

 

45,2

«Союз-Агро»

10 562

401

4%

1 314

32,8

«Кичүчат»

1 500

227

15%

555

24,4

«Чагылтау»

502

130

26%

325

25,0

«Чишмә»

275

70

25%

105

15,0

«Ярыш»

1 825

50

3%

250

50,0 (рекорд)

РАЙОН БУЕНЧА

33 662

1 697

5%

6 249

36,8

 Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса