Май – авыл хезмәтчәннәре өчен бик җаваплы, бик мөһим ай
Юкка гына безнең ата-бабаларыбыз язның соңгы аен сабан ае дип атамаганнар шул.
Чынлап та, май аенда кырда, бакчада көн әйләнәсенә эш кайнап тора. Басуларда язгы кыр эшләре гөрли, чәчү тулы куәтенә бара.
Шушы көннәрдә бөртек-леләрне чәчү тәмамланыр дип көтелә. Сабан культураларын чәчү дә инде 83 процентка башкарылган. Карабодайны быел 919 гектар мәйданда чәчү планлаштырылган булса, 670 гектары инде чәчелгән. Борчак чәчү планнан артып китеп, 106,9 процентны тәшкил иткән. Сояны да быел планлаштырылганнан артыгы белән җир куенына иңдергәннәр.
Ә менә азык культураларын чәчү темпын арттырырга кирәк булачак. Берьеллыкларны чәчү 35,5 процент кына башкарылган. Хәзерге вакытта рапс, кукуруз чәчү дәвам итә. Яшелчә чәчү, утырту да 11 процентны гына тәшкил итә.
Чәчү эшләренең сыйфаты чүп үләннәргә һәм корткыч бөҗәкләргә, үсемлек чирләренә каршы эшкәртүгә дә бәйле. Бу уңайдан район аграрийларын шулай ук активрак булырга чакыралар. Вакыт ашыктыра. Киләсе атнада районда Сабантуйлар башланып китәчәк. Анда район аграрийларының хезмәтенә бәя биреләчәк, алдынгылар макталачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia