Әлмәт районында 200 берәмлектән артык техника 2026 елгы язгы чәчүгә әзер
Хәзердән үк игенчеләр уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар.
Әлмәт районында 200 берәмлектән артык техника 2026 елгы язгы чәчүгә әзер
Хәзердән үк игенчеләр уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар.
Әлмәт районында язгы чәчү техникасын тикшерделәр, дип хәбәр итә башлыкның матбугат хезмәте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе чәчү комплекслары тракторларын һәм башка җайланмаларны карап чыкты. Барлыгы 200 берәмлектән артык техника кырга чыгарга әзер.
Машиналарның төзеклеген, запас частьләр һәм кадрларның әзерлеген тикшерделәо. Быел язгы чәчү 35 мең гектардан артык мәйданны били. Хәзердән үк игенчеләр уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, хәзер барысы да һава торышына бәйле — иң мөһиме, ул уңыыш өчен файдалы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia