Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Грипп кошларны да аямый

Сак булыгыз! Хуҗалыкларында кош-корт асраучылар гадәттә аеруча уяу булалар, чөнки көзге һәм язгы чорда кош гриппы барлыкка килү ихтималы зур

 

 

Шулай да кайчагында әлеге чир көтмәгәндә барлыкка килә.

Әле шушы көннәрдә генә күрше Лениногорск районында югары патогенлы кош гриппы чыганагы ачыкланганлыгы мәгълүм булды. Бу уңайдан Әлмәт җирлегендә дә чикләү чаралары кертелде. Әлмәт ветеринария берләшмәсе хәбәр иткәнчә, эпизоотик урыннарда авыру кошларны дәвалау, кошларны күчерү һәм төркемнәргә бүлү, кошчылык продукциясен чыгару, кошларны йөртү, кыргый кошларны аулау һәм чит транспорт кертү тыела. Куркыныч янаган зонада кошларның хәрәкәтенә, яр-минкәләр һәм күргәзмәләр уздыруга, кошларны ирекле йөртүгә һәм ауга чикләүләр кертелгән.

– Ветеринария берләшмәсе әлеге уңайдан район хуҗалык-ларындагы кош-кортларны ныклы контрольгә алды.

Халыкка шуны җиткерәсе килә, кош гриппы кискен йогышлы авыру, ул кошларның ашкайнату һәм сулыш органнарын зарарлый, аларны 100% үлемгә китерә.

Күчмә кошлар, аеруча кыргый үрдәкләр, табигый резервуар булып тора, йорт үрдәкләреннән аермалы буларак, аларның грипп вирусына карата тотрыклылыгы югары. Авыруның төп күчү юллары – азык яки су аркылы, шулай ук авыру кошлар белән турыдан-туры контактта булганда һава – тамчы юлы белән дә.

Вирус нейтраль дымлы тирәлектә (сулыкларны да кертеп) һәм туңдырылган хәлдә дә бик чыдам, әмма җылытуга (кыздыру) һәм йогышсызландыру агентлары тәэсиренә бик сизгер.

Кош авыруының билгеләре:

югары тән температурасы була, хәрәкәтләре авырлаша (дискоординация), башын артка ташлый, селеккәләп, башын әйләндерә, муены кәкрәя, тышкы тавышларга реакция югала, азыктан һәм судан баш тарта, синусит, борын тишекләреннән сыекча ага, конъюктивит, күзләре томалана һәм сукырая, диарея.Кикрикләре кабарып чыга һәм карала, алкалары күгәренә, баш һәм муен тирәләре шешенә.

Кош гриппы профи-лактикасы өчен йорт хуҗалары түбәндәгеләрне эшләргә тиешләр: кош гриппы профилактикасы һәм аңа каршы көрәшү буенча ветеринарларның күрсәтмәләрен үтәргә, кошларның кинәт үлүе яки берьюлы күпләп авырулары булган очракта, шулай ук кошларның үз-үзләрен тотышларында үзгәреш сизелүе турында кичекмәстән хәбәр итәргә. Белгечләр килгәнче авыру булган шикле кошларны изоляцияләү буенча чаралар кабул итәргә, йорт кошларын ишек алдыннан читкә чыгармаска, кыргый кошлар, аеруча су кошлары белән контакт булдырмаска. Терлекләр һәм кошлар асрый торган территорияне һәм корылмаларны чиста тотарга, механик чистартып, дезинфекцияләп торырга кирәк: атнага 2-3 тапкыр чистартылган бинаны һәм инвентарьларны (соскычлар, себерке) 3 процентлы кайнар каустик сода эремәсе һәм 3% лы хлорлы известь эремәсе белән эшкәртергә. Кетәклекне дезинфекцияләгәннән соң, куначаны һәм ояларын яңа гына сүндерелгән известь белән ике тапкыр агартырга (берәр сәгать ара белән) кирәк. Кош абзарына һәм азык саклау биналарына кыргый кошлар үтеп кермәсен өчен тәрәзәләргә һәм ишекләргә челтәрләр (сетка) куярга кирәк. Азыкны кыргый кошлар кермәслек, су үткәрмәүчән савытларда саклау таләп ителә. Ашатыр алдыннан калган азыкны кайнатып чыгарырга. Боларга өстәп тагын шуны да искәртәсе килә - декоратив һәм йорт кошларын гриппка каршы вакцина ясалган һәм ветеринар документлар булганда гына сатып алырга кирәк, – дип кисәтте белгечләр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса