Әлмәт районында 12912 тонна бөртекле суктырылган
Быел аграрийлар уңыштан зарланмый.
Август - урып-җыю эшләре кызган чор.
Бүген авыл хезмәтчәннәре өчен көннең һәр минуты гына түгел, секунды кадерле. Көннәр кояшлы, кызу тора. Быел аграрийлар уңыштан зарланмыйлар. 31879,9 гектар мәйданны биләп торучы бөртекле култураларны ектыру һәм суктыру эшләре дәвам итә. Хәзерге көндә бөртеклеләр 12912 тонна күләмдә суктырылган. Уңдырышлылык күрсәткечләренә килгәндә, районда бөртеклеләрне гектарыннан 31,5 центнер күләмдә җыеп алалар. Көзге бодай уңышы күрсәткече исә гектарыннан 32,1 центнерлап чыкса, арыш күрсәткече түбән – гектарына 27,5 центнер гына туры килә. 74 тоннадан артыграк күләмдә борчак суктырылган. Солы быел район басуларының 532 гектарын, кукуруз 2616 гектарын тәшкил итә.
- Башкарыласы эшләр шактый күләмле, бөтен өмет һава торышының тотрыклы булуында, - ди хуҗалык җитәкчеләре. Синоптиклар бу атнада Татарстанда 30 градуслы эссе көннәр булачак дип тә вәгъдә итәләр әле. Мондый кызуда эшләү авыр булса да, уңышны амбарларга коры килеш кертеп калдыру мөмкинлеге зур.
«Чулпан» хуҗалыгы басуларында да эш кызу темплар белән дәвам итә. Пай җирләрен арендага алган «Ярыш» җәмгыяте дә урып-җыю эшләрен матур күрсәткечләр белән алып бара. Бүгенге көндә 400 гектар мәйданда көзге бодай культурасы суктырып алынган инде.
- Гектарыннан 45 центнер уңыш җыябыз. Уңыш мулдан, без канәгать, - ди авыл хезмәтчәннәре. – «Ярыш» хуҗалыгы тырышлыгы белән пай җирләре эшкәртелеп, чәчелеп тора. Халыкка икмәге, саламы, печәне тиешенчә бүлеп бирелә. Хуҗалык җитәкчесе Равил Мияссәр улы Шәяхмәтовка зур рәхмәт. Авыл хезмәтчәннәренең, игенче-механизаторларыбызның тырышлыгын бәяләп бетерә торган түгел. Шуңа күрә дә бабаларыбыздан килгән традицияләрне кабаттан яңартып, мәдәният хезмәткәрләре, авыл советы белгечләре, үзешчәннәр белән берлектә кырга барып, төшке аш вакытында концерт куеп кайттык, - дип хәбәр итте Бишмунча авылы җирлеге башлыгы Морат Мөбаракшин. Монда инде «Амин, игелекле гамәлләрегез дәвамлы булсын» диясе генә кала. Гомумән, соңгы елда Бишмунча авыл җирлеге районда үрнәк торак пунктларның берсенә әверелде, дип тә өстәргә була. Халык бердәм булып авыл җирлеген төзекләндерүгә өлеш кертә, һәрбер чараны хуплап, күтәреп ала. Эшләрегез уң, тормышыгыз имин, матур булсын, бишмунчалылар.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән авыл хезмәтчәннәре туфрак эшкәртү белән дә мәшгуль. Басуларны көзге чәчүгә дә әзерлиләр. Хуҗалыкларда урып-җыю звенолары елдагыча бердәм һәм көйле эшли. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр, хезмәтләрегез нәтиҗәле була күрсен.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia