Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районы фермерларына агропроектларга 8 млн сум акча бүлеп биргәннәр

Ике проект та Әлмәт районының авыл хуҗалыгын ныгытуга һәм урыннарда аграр инфраструктураны үстерүгә өлеш кертәчәк.

Әлмәт районы фермерларына агропроектларга 8 млн сум акча бүлеп биргәннәр

Әлмәт районыннан ике фермер «Агростартап» программасында грантлар оттылар. Алар хуҗалыкларын үстерүгә 8 миллион сум акча алачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Айдар Габдрахмановка 40 сыерлы сөтчелек фермасы ачу өчен 5 миллион сум акча бирелде. Ул районда сөт җитештерүне һәм хуҗалыгын үстерүне планлаштыра.
Икенче җиңүче Марат Шәрифуллин Иске Михайловка авыл җирлегендә атчылыкны үстерүгә 3 миллион сум акча алачак. Ул атлар санын 75 кә җиткерергә тели.
Ике проект та Әлмәт районының авыл хуҗалыгын ныгытуга һәм урыннарда аграр инфраструктураны үстерүгә өлеш кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса