Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында урып-җыю эшләре гөрли

Авыл хуҗалыгында, аеруча зур әһәмияткә ия урып-җыю чорында, эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә дә һәркемнең хезмәте хөрмәтле.

 

 

Авыл хуҗалыгында, аеруча зур әһәмияткә ия урып-җыю чорында, эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә дә һәркемнең хезмәте хөрмәтле.

Бердәм һәм шул ук вакытта һәркем үз вазифасын җиренә җиткереп башкарганда эше дә җиңел бара, нәтиҗәсе дә куандыра. Һәр көннең, һәр минутның, секундның кадерен белеп эшли торган чак бүген.

Районда урып-җыю эшләрен иң беренчеләрдән булып Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ башлап җибәргәнлеге турында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә токарликовлыларга «Кичүчат», «Первомайский», «Ярыш» хуҗалыклары килеп кушылды, фермерлык хуҗалыкларында да эш тулы көчкә дәвам итә. Бүгенге көндә бөртеклеләр 395 гектар мәйданда ектырылып, 1624 тонна күләмдә суктырылган. Уңдырышлылык район буенча гектарыннан 41,1 центнер тәшкил итә.

– Алга таба яңгырлар гына китмәсен. Икмәк язмышы хуҗалык җитәкчелекләрен генә түгел, гади механизатор, ашлык ташучыларны да борчый бит. Ни өчен дигәндә, суктырып алынган икмәк хезмәт хакы белән дә бәйле бит әле ул. Төннәр җәй буе диярлек салкынча торганлыктан, чык кипкәнен дә шактый гына вакыт көтәргә туры килә, – ди игенчеләр.

Бөртеклеләрне җыю белән беррәттән мал азыгы әзерләү дә дәвам итә. Район буенча күрсәткеч бу уңайдан 98,2 процент тәшкил итә, хәзерге вакытта «Кичүчат» җәмгыяте басуларында эш төгәлләнсә, «Союз-Агро»да әле үләнне чабып җыю экваторга гына якынлаша. Шулай да борчылырга нигез юк – көннәр матур тора, терлек азыгы әзерләп калдырырга вакыт җитәрлек. Сабырлык бирсен инде авыл хезмәтчәннәренә. Механизаторларыбызга аеруча көч һәм сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә дөнья имин булып, туган җиребезнең уңдырышлы туфрагында җиң сызганып эшләргә насыйп булсын сезгә, уңган кешеләр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса