Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Җылы кыш уҗымнарны «борчый»

Бусагада февраль, ә көннәр һаман үзгәрешсез - аномаль җылы тора, көн дә диярлек юеш кар, я булмаса яңгыр ява. Уҗымнар нишли икән?

 

Тик, яңгыр явып кына, февраль башында барыбер яз булганы юк әле.

Мондый көйсез һава торышының уҗымнарга йогынтысы ничек? Кинәт суытып җибәреп, алар зыян күрмәсме? Белгечләр белән әнә шул турыда сөйләштек.

«Россельхозцентр» филиалының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Айгөл Илгиз кызы Сираҗетдинова әйтүенчә, һава торышы нормаларга туры килмәсә дә, хәзерге вакытта уҗымнар яхшы хәлдә.

- Безнең үзәк белгечләре атна саен районнарда уҗым культураларының торышын тикшерә. Әле менә 3 февраль көнне генә Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ биләмәләрендә көзге бодай басуының торышын тикшердек. Уртача һава температурасы -1 С. Кар катламы 20-25 см. Җирдә туң юк, тармаклану үзәгендә +0,3 С. Боз катламы 1-2 см. Лабораториядә басудан алган үсемлекләрнең яшәү көчен билгеләдек. Тикшерү хәзерге вакытта үсемлекләрнең яшәү көче 97-99% икәнен күрсәтте, - диде ул. Шулай да, белгеч әйтүенчә, борчылырга җирлек юк түгел.

- Хәтерлисездер, 2024 елның көзендә уҗымнар тишелеп чыккач һава торышы коры һәм җылы торды. Мондый һава торышы бөҗәкләрнең активлыгын тагын да көчәйтте. Нәтиҗәдә шул чорда бөҗәкләр салып калдырган йомыркалардан яз көне личинкалар чыгып, үсемлекләргә зыян килүе ихтимал. Безне бүген иң борчыганы шул. Личинка зыян салган сабаклардан башак хасил булмый бит. Бу бик начар. Аномаль жылы кыш аркасында зыян китерүче бөҗәкләр саны быел 30-50 % ка артырга мөмкин, шул рәвешле үсемлекләр дә авырый башлаячак. Болар барысы да уңышны куркыныч астына куя. Район аграрийларына басуларны бөҗәкләрдән күбрәк һәм тырышыбрак эшкәртергә туры киләчәк, - дип аңлатты Айгөл Сираҗетдинова.

Районның авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, уҗым культураларын саклап калу өчен үсемлекләрдәге шикәр күләме мөһим. Шикәр күләме нормасы - 25-30 процент. Бу - уҗымнар кышлау өчен яхшы күрсәткеч. Әлбәттә, көтмәгәндә суытып кына җибәрмәсен. Шулай булган очракта, үсемлекләр өстендә боз элпәсе барлыкка килеп, алар тончыгырга мөмкин икән. Агрономнар җылы кыш уҗымнарга тирән йокыга китәргә дә мөмкинлек бирмәде, дип тә саныйлар. Шуңа күрә алар актив рәвештә шикәр куллануларын дәвам итәләр һәм язга инде йомшарып, зәгыйфьләнебрәк чыгарга мөмкиннәр. Димәк, минераль ашламалар кирәк булачак, вегетация буенча алар шактый озак тернәкләнәчәкләр. Шулай итеп, аграрийларны быел тынгысыз яз, туктаусыз мәшәкатьләр көтә. Сынатмаслар дип ышанабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса