Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында 300 тоннага якын печән әзерләнгән

Җәйнең бер көнендә кышын биш көнгә җитәрлек мал азыгы әзерләп калдыру шарт.

Әлмәт районы аграрийлары алдында бүген нәкъ менә шундый бурыч тора. 

Хуҗалыкларда печән әзерләүнең иң кызган чоры. Нәрсә генә дисәк тә, үләннең иң яшел һәм иң сусыл, витаминнарга бай чагы бит. Кояш кыздыра, чабылган үлән дә тиз кибә, иң мөһиме - сәндерәләргә коры килеш кереп урнаша.

Печәнне никадәр иртәрәк чабып алсаң, файдалы матдәләр шулкадәр күбрәк сакланачак. Ә бу бик мөһим. Азыкның сыйфаты юк икән, димәк, сөтнең дә сыйфаты булмаячак. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим. 

Районда бүгенгә 300 тоннага якын печән әзерләнгән. Планда 5938 тонна икәнен исәптә тотсак, әле эшлисе дә эшлисе. Сенаж 4429 тонна салынган (планда - 25046 тонна). Аграрийлар быел сенажны күп итеп әзерләргә тырышалар. Көн саен сенаж траншеясы 450 тонна сусыл азык белән тулылана. Шулай да авыл хуҗалыгы белгечләре аның сыйфаты турында онытмаска киңәш итәләр. Кайбер хуҗалыкларның запаста берничә баз сенажы да сакланган икән әле. 

Авыл хезмәтчәннәре яхшы һава торышы факторын оста кулланалар -сыйфатлы печәнне төргәкли баралар. Шулай, механизаторларның эш көне төгәл исәпләнгән: күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алуны тәмамлауга берьеллык үләннәр чиратта тора. Аларның мәйданы быел 9759 гектар мәйдан тәшкил итә. Мал азыгы әзерләү белән беррәттән аграрийлар башка кыр эшләрен дә онытмыйча, чәчүлекләрне чүп үләннәргә, корткычларга каршы эшкәртү эшләрен дә оператив рәвештә алып баралар. Мисал өчен, инсектицидлар белән 10577 гектар, гербицидлар белән 26385 гектар, фунгицидлар белән 14574 гектар мәйдан җир эшкәртелгән. Үсемлек яфракларын һәм тамырларын тукландыру да тулы куәткә дәвам итә. Басуларда көнбагыш һәм азык культураларын чәчү төгәлләнде, борчак һәм вика чәчү дә тәмамлануга таба бара. Быел басуларда рапс һәм горчица планнан артыграк чәчелгән булып чыкты. 

Җәйге көннең авыл кешесе өчен һәрбер сәгате, минуты кадерле. Ару-талуны белми район кырларында хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә исәнлек-саулык, сабырлык теләп калабыз. Көннәр матур булып, мул уңыш җыеп алырга язсын сезгә, хөрмәтле аграрийлар.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса