Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәхси хуҗалыкларга сөтчелек мини-фермалары өчен субсидия бирәләр

Гаризаларны 4 декабрьдән 21 декабрьгә бирергә кирәк.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә. Бу турыда министрлык сайтында язылган.

 

Субсидия шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар өчен тотылган чыгымнар өлешен каплауга бирелә.

8 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөт фермасы төзүгә - 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөт фермасы төзүгә 300 мең сум исәбеннән акча бирелә.

Документлар «Мои субсидии» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса