Әлмәттә көзге культураларны чәчүгә әзерләүгә багышланган семинар үтте
Чара төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары актив катнашында узды.
Семинарның төп темасы - "Туфракны төп эшкәртү". Катнашучылар тәҗрибә уртаклаша, туфрак сыйфатын яхшыртуның гамәли ысулларын өйрәнә алдылар. Семинар барышында туфрак белән эш итү механизмнары, заманча җиһазлар һәм яңа технологияләр куллану кебек мөһим мәсьәләләр каралды.
ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, безнең төп бурыч-бөртекле культураларны мөмкин кадәр август ахырына кадәр җыеп алу. Ул шулай ук авыл хуҗалыгының табышлылыгын һәм тотрыклылыгын арттыру өчен ресурсларны аңлы рәвештә куллану һәм энергияне сак тоту технологияләрен үтәү кирәклеген ассызыклады.
Мондый семинарлар аграр тармак үсешендә төп роль уйный һәм авыл хуҗалыгы культураларының җитештерүчәнлеген һәм сыйфатын арттыруга ярдәм итә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа