Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчү - тулы куәттә

Бүгенге көндә район басуларында трактор гөрелтеләре тынмый.

Авыл хезмәтчәннәре алдында тиз арада солы, сабан бодае, арпа, борчак, көнбагыш, кукурузны чәчеп бетерү бурычы тора.

Әлеге культуралар шактый күләмле  мәйданнарны били. Көннәр матур, кояшлы торганда ашыгырга, вакытның кадерен белеп эшләргә кирәк. Шулай, безне мулдан икмәк һәм яшелчә белән тукландырып торучыларыбызның бүген һәр сәгате санаулы, һәр минуты кадерле. Нәрсә генә дисәң дә, быел яз коры килде, туфракта дым запаслары да кими бара. Шуңа күрә дә иң мөһиме - кыска вакыт эчендә дым каплату (тырмалау) бурычы тора, чөнки, белгечләр әйтүенчә, тәүлек эчендә гектардан 40 тоннага кадәр яки көн саен 3-4 мм су парга әйләнә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә 23400 гектар җиргә орлыклар чәчелгән. Бу  барлык мәйданнарның 54 процентын гына тәшкил итә әле.

- Кыр эшләре өчен һава торышы уңай тора. Орлык запаслары мулдан, ашламалар, техника җитәрлек. «Аппак», «Союз-Агро», «Кичүчат», «Чагылтау» җәмгыятьләре чәчүне тәмамлап киләләр инде. Әйдәп баручы хуҗалыклар  уҗымнарны корткычларга, авырулар һәм чүп үләннәргә каршы да эшкәртә, сабан культураларын да тукландыра, тырмалау эшләрен дә бердәм булып, җиренә җиткереп  алып баралар. Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмиләр бит, шуңа күрә дә кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен көчебезне куячакбыз, - дип ышандырды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.

 

Хәерле сәгатьтә булсын! Язлар шулай җылы торып,  җәйләр  яңгырлы гына булып, район басу-кырларыннан  быел да мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын.

 

 

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса