Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

КФУ галиме бу кышта карның аз булуы алдагы уңышта ничек чагылыш табачагын аңлатты

Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Казанда явым-төшемгә кытлык күзәтелә.

Әгәр февраль һәм мартта вазгыять үзгәрмәсә, бу авыл хуҗалыгында тискәре чагылыш табачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Кышның беренче аенда кар бик аз, бары тик 18 миллиметр (норма – 50 миллиметр) гына булды. Явым-төшем кытлыгы февраль аенда тулыланырмы? Моңа бик шикләнәм. Циклоннар даими рәвештә килә һәм без алардан читтә калабыз, явым-төшем төньякка китә», - дип искәртте ул.

Галим аңлатканча, вегетация чоры һәм уртача айлык температура арту фонында метеорологлар соңгы елларда явым-төшемнең җитәрлек булмавын билгеләп үтә. Кар кытлыгы булачак уңышта тискәре чагылыш табарга мөмкин.

«Явым-төшем күләме кими, корылык күзәтелә – боларның барысы да авыл хуҗалыгы үсешенә начар йогынты ясый. Обнинскидагы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы метеорологиясе фәнни-тикшеренү институтында эшләүче коллегаларым климат шартлары һәм корылык аркасында уңыш күләме 3 процентка кимүен дәлилләгән», - дип искәртте Юрий Переведенцев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса