Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек тармагында «боз кузгала» башлады

Терлекчелек тармагы үсеше белән мактана алмаса да, югалтуларны каплау өчен районда зур тырышлык куела.

Авылда күпләп терлек асраучыларның «Мал-туарның иминлеге - аның улагында» дип әйткәннәре әле дә булса истә.

Чыннан да, сыеры, аты, сарыгы, кәҗәсе һәм башка төр терлеге булган хуҗа һәрдаим азык муллыгын кайгырта. Бүген дә шулай: крестьян тормышы белән яшәүчеләр җирен дә эшкәртә, терлеген дә үрчетә.

Яшереп торасы юк, Әлмәт районы терлекчелек тармагы үсеше буенча күрсәткечләре белән мактана алмый. Шулай да элеккеге югалтуларны каплау өчен шактый зур тырышлык куела дисәм, бер дә ялгыш булмас. Бүгенге көндә Әлмәт районы хуҗалыкларында 7007 баш терлек исәптә тора, шуның 2112 се савым сыерлар, 236 баш ат, 3155 сарык та бар. Бозаулар 2102 баш тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 210 башка кимрәк. Гомумән, 2022 елда 61 баш мал юкка чыгарылган. 2021 елда төрле сәбәпләр белән «Чишмә», Токарликов хуҗалыгының Акташтагы сөт-товар фермасы, Яңа Михайловка хуҗалыгы мөгезле эре терлекләрен бетерде. «Актау», «Кичүчат», «Чагылтау», «Беренче май» хуҗалыкларында да бу хәл күзәтелде һәм үзеннән соң бик аянычлы эз калдырды. Шунысы өметле, бүген инде акрынлап булса да югалтылган сафлар яңа маллар белән тулыландырыла башлаган, савым күрсәткечләре дә бик матур.

Бер баш сыердан уртача 6993 килограмм сөт савып алынган. Районда 891 тонна ит җитештерелгән.
 Бу күрсәткечләрдә Н.Е. Токарликов исе-мендәге АҖнең, «Аппак», «Зәй» хуҗалык-ларының керткән өлеше дә зур. Терлекчелек тармагында быел инвестиция проектлары да бар. Районда 650 баш малны сыйдырышлы симертү мәйдан-чыклары төзелеше шуның ачык бер мисалы. Фермерларның бер фикергә килеп, уртак эш башлап җибәрүләре безнең районда да, ниһаять, ит продукциясе җитештерүгә керешүләрен аңлата. Э.Н. Рафиков, Р.Р. Хәмдиев, М.З. Абдуллин, С.Ю. Заикин фермер хуҗалыклары бу эшкә бик теләп кушылганнар.  Наратлы авылында кошчылык фермасы төзелеше тәмамланып килүе дә үзенә күрә бер куанычлы яңалык.

Әлмәт фермеры Мав-лонберди Хамроев 2022 елда «Агростартап» программасы буенча 3 миллионнан артык сумлык грант откан булган. Хәзерге вакытта әлеге акчаларга ул 9 баш тана сатып алган. Шәхси эшмәкәр Марсель Абдуллин исә 19 тананы Азнакай районыннан кайтарткан. Әлеге эшмәкәрләргә билгеләнгән планнары-ның уңышлы гына тормышка ашуын теләп каласы килә. Шулай бергәләп эш иткәндә бәлки чыннан да терлекчелек тармагы уңай якка үзгәреш кичерер. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса