Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында гаилә фермаларының 30 млн сумга кадәр грантлар алу мөмкинлеге бар

Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итте.

Яңа даими эш урыннары булдыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең артуы мәҗбүри булып тора.

Грант акчаларын сөт фермалары, мөгезле эре терлекләр симертү фермалары, сарыклар үрчетү, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошлар, ат фермалары һәм  балык җитештерү фермалары төзүгә кулланырга мөмкин булачак.

Гаризалар Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Федосеевская ур., 36, 3 кат, 309 кабинет.

Документлар һәм гаризалар 2023 елның 9 гыйнварыннан 9 февраленә кадәр, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.


Тулырак мәгълүмат Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Төгәл мәгълүмат алу өчен Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә (К.Цеткин урамы, 54а, 213 кабинет)  мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел: 8(8553)32-07-67

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса