Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында корылык аркасында 4000 гектар авыл хуҗалыгы культуралары юкка чыккан

Быел явым-төшем нормадан биш тапкыр кимрәк яуды.

Әлмәт районында быелгы авыл хуҗалыгы сезонында бөртеклеләрнең тулай җыемы узган ел белән чагыштырганда 30 процент кына тәшкил иткән. Корылык аркасында 4 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуы теркәлгән. Бу хакта «Әлмәт хәбәрләре» хәбәр итә.

Быел вегетация чоры башыннан 54,5 мм явым-төшем яуган, ә норма 270-280 мм тәшкил итә. Әлмәт аграрийлары 2600 га мәйданда көзге һәм язгы бөртекле культуралардан сенаж салырга мәҗбүр булдылар.

39 мең га мәйданнан игенчеләр бары 30 мең тонна ашлык суктырып алдылар, уртача уңыш-7,7 ц/га, шул ук вакытта чәчү өчен 50,8 кг д.в./га минераль ашлама кертелде.

Быел көзге культуралар 9,2 мең га мәйданда чәчелгән, чөнки уҗым культураларын оптималь срокларда чәчүнең кулай вакытында дым юк диярлек, барлык хуҗалыклар да коры җиргә чәчәргә җөрьәт итмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса