Әлмәттә бу ялларда авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләячәк
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә бу ялларда авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләячәк

Ярминкәдә үз продукциясен сатарга теләгән һәркем катнаша ала.

Шимбә көнне 30 сентябрьдә 7:30 сәгатьтә Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.


Ит, колбаса, сыр, бал, ярма, шикәр, хәләл продукция, яшелчә һәм җиләк-җимеш, безнең җирле җитештерүчеләрдән сөт сатып алырга мөмкин булачак.
⠀

Үткәрү урыны Спортмастер (Ленин урамы, 128) кибете алдындагы территория, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.