Көн саен басуларда йөзәрләгән комбайн эшкә җәлеп ителә.
Быелгы уңышның көтелгәннән күпкә ким булуы агросәнәгать тармагында хезмәт кую-чыларны борчылырга мәҗбүр итә.
Тулаем алганда уңыш гектарыннан уртача 10 центнер тәшкил итә. Җәйнең коры килүе мал азыгын әзерләүдә дә кыенлыклар тудырган. Печәннең сыйфаты бик яхшы түгел. Иң мөһиме - хәзер күпләп сенаж һәм силос әзерләп калдыру. Малларны тулы һәм рациональ тукландыру өчен 61 мең тонна терлек азыгы кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, район башлыгы Тимур Нагуманов шушы көннәрдә Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә, «Кичүчат» һәм «Березовка» хуҗалык-ларында булып, урып-җыю эшләренең беренче алдынгыларын тәбрикләгән, аларга сәламәтлек һәм тотрык-лы хезмәт теләгән. Иван Терешкин, Родион Куручбаев, Иван Трофимов, Александр Уливанов, Юрий Петров, Муратбек Шоров, Андрей Федосеев, Дамир Яруллин, Наил Гарипов, Дмитрий Брагин акчалата сертификатларга ия булганнар.
Резедә Исмәгыйлева