Әлеге фестиваль ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылачак.
12 августтан башлап ай дәвамында Әлмәтнең 24 мәйданчыгында мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла. Бу турыда Тимур Нагуманов Инстаграмда туры эфиры барышында хәбәр итте.
"Урам-тайм" - яшьләр һәм гаиләләр өчен спорт-мәдәни фестивале. Ул коронавируска бәйле саф һавада үткәреләчәк.
"Саулык", "Шәмсенур", "Яшьлек" скверларында, шарлавыклы буалар, шәһәр пляжында һәм
тагын 19 мәйданчыкта, яшүсмерләр клубларында
чаралар һәр көнне 18.00-20.00 сәгатьләрдә узачак.