Әлмәттә узачак Сабантуйның программасы билгеле булды
Бәйрәм вакытында халыкны мәйданга алып бару оештырыла.
Бәйрәм вакытында халыкны мәйданга илтәчәкләр. Транспорт 07:00-16:00 сәгатьтә РТС һәм Панорама тукталышларыннан йөриячәк. Автобуслар маршрут буенча булган барлык тукталышларда тукталачак. Билет бәясе 40 сум тәшкил итәчәк, ташламалар саклана.
Бәйрәм вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен территориядә 40 сакчы кизү торачак. Мәйдан периметры киртәләнәчәк. Мәйданга керү өч җәяүлеләр һәм бер автомобиль контроль-үткәрү пункты аша башкарылачак.
Үзәк мәйдан
9.00 «Көрәш»
Шәһәр мәйданы территориясе
10.00 Гастрономия ярминкәсе, сәүдә нокталары эше. Шәһәр мәйданы территориясендә активлык башлана.
11.00
«Балалар күңел ачулары фестивале», «Гаилә традицияләре» концерт программасы, «Һөнәрчеләр шәһәре», «Әкиятләр аланы» иҗат осталары класслары, «Радужка» курчак театры
Югары мәйдан
11.00 Сабын куыклары шоуы, холи буяулары фестивале, милли уеннар һәм ярышлар
Үзәк мәйдан
11.00 Марат Яруллин чыгышы, «Агыйдел» ансамбленең театральләштерелгән программасы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү, «Главный Батыр-2025» финал ярышлары
Ипподром
12.00 Ат спорты ярышлары, нәселле атларда узышлар, понида чабышлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа