Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне яшьләр көне белән Илнат Фәрхуллин котлаячак

Артистның чыгышы 20:15 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган.

 

 

Әлмәттә 29 июньдә яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Район башлыгының матбугат хезмәтендә бәйрәмнең хедлайнеры кем булачагы турында сөйләделәр. Әлмәттә шәһәр халкы һәм кунаклары алдында Казан авторы һәм башкаручысы Илнат Фәрхуллин чыгыш ясаячак. Яшьләр көненә багышланган чаралар 8:00 сәгатьтә ике мәйданчыкта башлана.

8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Мирас» спорт комплексы мәйданчыгында спорт машиналары һәм ретроавтомобильләр күргәзмәсе узачак. Моннан тыш, масштаблы модельләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук автотавыш буенча күргәзмә дә булачак.

12:00 – 20:00 сәгатьтә яшьләр маркеты үткәреләчәк.

14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр караоке лофт «ачык микрофон». Шул ук мәйданчыкта 10:00 – 20:00  фуд-кортлар эшли.

Шулай ук 8:00 сәгатьтән «Нефтяник» хоккейны үстерү үзәге янындагы мәйданчыкта чаралар башлана. 15:00 сәгатькә кадәр яшьләр арасында лазертаг буенча турнир узачак.

10:00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр өченче категорияле ралли буенча Татарстан Кубогын уздырачаклар.

14:00 – 19:00 сәгатьтә  әлмәтлеләрне мастер-класслар көтә. Концерт программасы 18:30 сәгатьтә  башлана. Сәхнәдә jamberry кавер-төркеме чыгыш ясаячак. Илнат Фәрхуллин 20:15 – 22:00 сәгатькә  кадәр чыгыш ясаячак.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса