5 августта Әлмәттә китап фестивале кысаларында велоэкскурсия узачак
Маршрут «Обед», «Розово, цветочно» мураллары, Индустриаль сквер, Шарлавыклы булалар буенча узачак.
5 августта «Смена» заманча мәдәният үзәгенең китап фестивале кысаларында Алсу Әмирова белән велоэкскурсия узачак. Бу хакта «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы төркемендә хәбәр ителә.
Катнашу өчен теркәлергә кирәк. Очрашу урыны: яшьләр үзәге, Ленин урамы, 21. Старт 15.00 сәгатьтә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, велосипедлар бирелә.
Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы белән «Новь» бюросы һәм стрит-арт тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа