Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

“Татнефть” янә KARAKUZ этно-модерн фестиваленә чакыра

Компания һәм аның “Татнефть” хәйрия фонды 14 июлдән 5 августка кадәр этномәдәни фестиваль оештыра.

Бай программа төрле мәдәният кешеләрен, шул исәптән бүгенге көн мәдәнияте вәкилләрен дә үз эченә берләштерә. Әлеге программа төрле тематикадагы чаралардан тора, алар арасында төрки мәдәният белән танышу, брейк-данс батлы, гастропрограмма, мастер-класслар һәм башка күп кызыклы чаралар көтелә.


Фестивальнең төп өлеше Әлмәттә оештырыла, берничә активлык Лениногорск һәм Нурлатта узачак.


Этнофестивальне оештыру «Татнефть» һәм аның хәйрия фонды өчен матур традициягә әверелде, өченче ел рәттән Әлмәт Татарстанның күпмилләтле халкы традицияләре сакланган һәм үсеш алган мультимәдәни үзәгенә әверелә.

 


Быелгы фестивальнең хедлайнерлары Сергей Трофимов, Олег Митяев, Ваня Дмитриенко, Петр Востоков һәм Алексей Чумаков булачак.


Этник мәдәният фестивалендә Khazar (Казахстан), Shono (Бурятия), Мерема (Мордовия), Айкай (Удмуртия), DIVA (Чувашия), Хмельная ворга, Zakaria (Татарстан) төркемнәре, Болот Байрышев (Алтай), Олена Уутай (Якутия) һәм башка күп кенә башкаручылар чыгыш ясаячак. Сез милли компонентларны саклаган кораллар һәм бизәнү әйберләрен сату-күргәзмәсе, халык һөнәрчелеге һәм борынгы Идел буе уен коралларында уйнау нигезләре буенча мастер-класслар белән, шулай ук Әлмәт районының археология үсеше белән таныша аласыз.


«Җиңел канатлар» урам театрлары фестивале бөтен Россиядән килгән урам театрлары артистлары  катнашында йөреш һәм карнавалны тәкъдим итәчәк.


«Сулыш» заманча хореография фестивалендә тамашачылар бию спектакльләрен һәм пластик перформансларны күрә алачак, ә профессиональ биючеләр өчен иң яхшы хореографлар һәм танылган бию проектларында җиңүчеләрд мастер-класслар уздырачак.


«Азатлык» урам мәдәнияте фестивале барышында скейтбординг һәм BMX (сәпит төре – автордан) буенча контестлар, шулай ук физика законнары аңлата алмаслык мавыктыргыч трюклардан торган брейк-данс узачак. Ритмны һәм гомуми кәефне Yatmas Dubai, Fauzia, ЮНА, ОММАЖ, Ilgiz Band һәм PLC төркеме (Мәскәү шәһәре) билгелиячәк.


Виктор Комаров, Настя Веневитина, Артур Шамгунов һәм Казан стендап клубы резидентлары юмор фестиваленең хедлайнерлары булачак.


Аерым мәйданчыкларда рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, заманча театр һәм хореография постановкалары, кино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәйбуллина катнашында кино карау һәм кинолекцияләр тыңлау, Китап клубы әңгәмәләре оештырылачак.


Шулай ук гастрофестиваль өчен мәйданчык каралган, анда теләге булган һәркем танылган рестораннар авторлыгында милли ризыкларны татып карый ала, танылган шеф-поварлар һәм кулинар блогерларның мастер-классларында катнаша алачак.


Чараларга керү ирекле. Барлык мәгълүмат – рәсми аккаунтларда: ВКонтакте, Телеграм-канал.

 

КаракузКаракуз

 


                                                                          "Татнефть" ААҖ им.В.Д. Шашина. Реклама.

 

                                                                            0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса