14 июльдә шәһәр паркында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен традицион «Кече Сабантуй» узачак.
Ул 9.00 сәгатьтә башлана, анда сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгәннәр коляскада узышу һәм армрестлинг буенча ярышларда катнаша ала.
Бәйрәм кунакларын спорт-күңел ачу уеннары; иҗади осталык дәресләре; шәһәр һәм район коллективлары катнашында бәйрәм концерты; "Бирлик" Әзербайҗан диаспорасыннан тәмле пылау көтә, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте (архив)
0+