Чара 18.00 сәгатьтә башлана.
Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 12 июльдә 18.00 сәгатьтә узачак «Бәхетле Әлмәт» яшьләр марафонына чакыралар.
Чара дәвамында интерактив, күңел ачу локацияләре оештырылачак: мастер-класслар, Game point уены белән лаунж-зона.
Шулай ук Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда «Территория» кавер-төркеме чыгыш ясаячак.