Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне урам сәнгате объектлары буенча бушлай экскурсияләргә чакыралар

Экскурсияләр 22 һәм 25 мартта узачак.

Әлмәттә 22 һәм 25 мартта әкиятләр буенча гид Ольга Данилова урам сәнгате объектлары буенча ике бушлай җәяүле экскурсия үткәрәчәк. Бу хакта «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы төркемендә хәбәр ителә.

22 мартта экскурсия маршруты: "5 чәйнек", Төзүчеләр проспектында "Азбука" мураллар сериясе, "Реконструкция неба". 12.15 сәгатьтә башлана.

Очрашу урыны: "5 чәйнек", Бигәш урамы, 123.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

25 мартта экскурсия 12.00 сәгатьтә башлана.

Маршрут: "Кояшлы факел", Индустриаль сквер,  "Нефтьнең килеп чыгышы теориясе" мураллары, "Контактсыз", "Защитник", "Уразметовлар мирасы".

Очрашу урыны: "Кояшлы факел" медиа-инсталляциясе, Белоглазов урамы, 62.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Проект «Татнефть» инициативасы белән «Новь» бюросы һәм стрит-арт тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса