Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Масленица: Әлмәттә нинди чаралар узачак?

22, 23, 26, 28 февральгә афиша.

Әлмәттә Май чабу бәйрәмнәре уза. Шәһәр халкын һәм кунакларын Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркына чакыралар.

22 февральдә 15.00 сәгатьтә балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган шугалакта спорт-күңел ачу программасы узачак. 18.00 сәгатьтә өлкәннәр өчен ретро кичә уза.

23 февральдә 13.00 сәгатьтә шәһәр халкы катнашында спорт эстафеталары уздырылачак, 14.30 сәгатьтә спорт ярышлары узачак. Аларда 8 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләр катнаша алачак.

26 февральдә 12.00 сәгатьтә «Киң Масленица» шәһәр театральләштерелгән бәйрәме узачак. Аның төп атрибутлары, гадәттәгечә, сын яндыру, чана, күңел ачу һәм, әлбәттә, коймак булачак.

28 февральдә 14.00 сәгатьтә «Ассоль» гаилә күңел ачу үзәгендә балалар өчен күңел ачу программасы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса