Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын танылган рәссамнарның бушлай мастер-классларына чакыралар
Барлыгы өч мастер-класс планлаштырылган.
Август аенда Әлмәттә танылган рәссамнарның бушлай мастер-класслары узачак. Алар 13 һәм 20-21 августта узачак, дип хәбәр итә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы командасы.
13 августта урам рәссамы Катика (Мәскәү) мастер-классында теләгән һәркем катнаша ала, бары тик крючок бәйләү буенча башлангыч күнекмәләр генә таләп ителә. Катнашучылар төрле төсләрдәге гади фигураларны (түгәрәкләрне, квадратларны) бәйләячәк. Барлык материаллар бушлай бирелә. Очрашуның нәтиҗәсе булып йортны бизәячәк уртак арт-объект булачак. Мастер-класс Шевченко ур., 182 адресы буенча узачак.
20 һәм 21 августта рәссам һәм архитектор Кристина Евстигнеева (Калининград) Әлмәт халкын аның белән бергә тал ботакларын кулланып «әкәм-төкәм» үрергә чакыра. Мастер-класс Тельман ур., 51 адресы буенча узачак.
Проект турында тулырак мәгълүматны паблик-артның VK һәм Telegram @almetpublicart сәхифәләрендә алырга мөмкин.
Фото: ТР яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа