Әлмәттә «Легкие крылья» бөтенроссия урам театрлары фестивале узачак
Фестивальгә илнең 16 театрыннан 180 артист җыелачак.
Фестивальнең оештыручылары: «Странствующие куклы господина Пэж» театры һәм Санкт-Петербургның «Со-Сотворение» театры, Самарадан «Пластилиновый дождь» театры, Мәскәү шәһәренең «Высокие братья» клоун театры, Du Solei циркы артисты Андрей Кислицин.
10 июльдә 13:30 сәгатьтә Ленин мәйданында һәм драма театры каршындагы мәйданда фестиваль ачылышы була, әлеге мәйданчыкларда чыгышлар 22:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
11 июльдә тамашалар Ленин мәйданында, драма театры каршындагы мәйданда һәм Каракүз скверында (Татнефть янында) узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа