Финанс оешмасыннан ничек зарланырга
Россия Банкы Финанс оешмаларында алдау белән очрашкан кешеләр өчен яңа онлайн-сервис эшләтеп җибәрде.
Россия Банкы Финанс оешмаларында алдау белән очрашкан кешеләр өчен яңа онлайн-сервис эшләтеп җибәрде. Анда банкка, күп функцияле үзәккә, иминият яки идарәче компаниягә, брокерга, НПФ яки финанс маркетплейсына зарланырга мөмкин. Сервис, мисал өчен, банк яки МФО кирәксез финанс хезмәтләрен көчләп такканда кирәк булачак, иминиятче ОСАГО рәсмиләштерүдән баш тарткан яки брокер акчаны чыгарырга бирмәгән. Шикаять бирү өчен дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнергә кирәк.
Мөрәҗәгатькә хокук бозуларның документларын яки башка дәлилләрен беркетергә кирәкми, әмма шикаятькә җавап та сервиста каралмаган. Әгәр дә охшаш мөрәҗәгатьләр күп җыелса, Россия Банкы компанияне тикшерәчәк һәм хокук бозучыны җәзага тартачак. Кешеләр лицензиясез легаль булмаган компанияләр турында хәбәр иткән очракта-алар турындагы мәгълүматны полициягә һәм прокуратурага тапшырачаклар, ә сайтны блоклаячаклар. Ләкин әгәр дә сез вәзгыятьне регулятор индивидуаль рәвештә ачыклавын телисез икән, һәм җавапка исәп тотасыз икән, Россия Банкының интернет-кабул итү бүлмәсе аша шикаять бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia